Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 19:37

Назарбаев парламентның түбән пулатын таратты


Нурсолтан Назарбаев

Нурсолтан Назарбаев

Казакъстан президенты Нурсолтан Назарбаев парламентның түбән пулатын тарату хакындагы фәрманга кул куйды.

Чираттан тыш сайлау 2012 елның 15 гыйнварына билгеләнгән. Мәҗлестәгеләрнең вәкаләтләре 2012 елның августында бетәргә тиеш иде.

Үткән атнада Казакъстан депутатлары ил президентыннан парламентның түбән пулатын таратуны сорап мөрәҗәгать язды. Мәҗлес вәкилләре фикеренчә, якынлашып килүче икътисади кризис алдыннан сайлауны иртәрәк үткәрергә кирәк. Әлеге мөрәҗәгатькә 107 депутатның 53-е кул куйды.

XS
SM
MD
LG