Accessibility links

Мәскәүдә чечен шагыйре Руслан Ахтаханов үтерелде


Мәскәүдә чәршәмбегә каршы төндә чечен шагыйре Руслан Ахтаханов атып үтерелде. Чечен мәдәниятенең танылган әһеле, җәмәгать эшлеклесе Ахтахановның үлеменә җинаять эше ачылган.

Танылган чечен шагыйренә кем атканы әлегә билгеле түгел. Билгесез кеше шагыйрьгә ике тапкыр ут ачканнан соң машинага утырып юк була. Соңрак ул автомобилен җинаять урыныннан ерак булмаган урамда ташлап калдырыла. Машина эчендә тавыш чыгармыйча атучы пистолет табылды, дип хәбәр итә хокук сакчылары.
XS
SM
MD
LG