Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 15:21

Төркия Сүриядә нефть хезмәттәшлеген туктата


Чәршәмбе Төркия энергетика министры нефть табу тармагында Сүрия белән хезмәттәшлек тукталды, дип белдерде.

Төркия премьер-министры Рәҗәп Эрдоган Сүриядә Бәшәр Әсад хакимияте упкын алдында тора, ди. Ул моны Сүриядә төрек илчелегенә һөҗүм булганнан соң әйтте.

Сүриядә хакимияткә каршы чараларда катнашкан меңнән артык тоткынны иреккә чыгаралар. Бу хакта хакимият идарәсе хәбәр итә.

Берләшкән Милләт Оешмасының генераль секретаре Пан Ги Мун президент Бәшәр Әсадтан үз халкын үтерүне туктатуны таләп итте.

БМО мәгълүматларына караганда, Сүриядә хакимияткә каршы чуалышларда 3500-ләп кешенең гомере өзелгән.

XS
SM
MD
LG