Accessibility links

Карзаи АКШ хәрбиләре өчен ишекләрне ачык калдырды


Җиргага җыелган әфганнар
Җиргага җыелган әфганнар

Бүген Әфганстанда ачылган Җиргада ил президенты АКШ хәрбиләре 2014 елдан соң да илдә кала ала, әмма хәрбиләр төнге рейдларны, йортлардагы тентүләрне туктатырга һәм сак астында тоту үзәкләрен ябарга тиешлеген әйтте.

Җирга сүзе гадәттә кабилә-ыругларның башлыклары җыенын аңлата. Атнакич ике меңгә якын әфган сәясәтчеләре, кабилә-ыруг җитәкчеләре һәм дин әһелләре Кабулда әлеге чараны ачып җибәрде. Дүрт көн дәвамында алар чит ил хәрбиләренең Әфганстанда калуы һәм Талибан белән сөйләшүләр алып бару турында фикер алышачак.

Атна башында Талибанның Җирганы өзәчәге һәм катнашучыларына һөҗүм итәчәге белән янавыннан соң, чараның ачылышында иминлеккә аеруча да зур игътибар бирелде.

Әлеге җыенга кадәр үк Әфганстанда Кушма Штатлар белән киләчәк хезмәттәшлек булдыру шартлары һәм талиблар белән солых килешүләре перспективалары турында бәхәсләр барды.

Хөкүмәт исә бу ике бәхәсле мәсьәләне хәл итүдә халык фикерен җиткерүче Җирга ярдәм итәчәк дип саный.

Аның ачылышында Әфганстан президенты Хәмит Карзаи мөһим булган бурычларны билгеләде.

Әхмәт Карзаи
Әхмәт Карзаи
“Ничек яхшырак итеп солыхка ирешергә? Ничек без бу процессны дәвам итәргә мөмкинбез? Без кул сузарга тиешме? Талибан, күрше Пакстандагы кардәшләр яисә тагын кемнәр белән булса да сөйләшүләр алып барырга кирәкме? Бу мәсьәләләрдә әфган халкы вәкилләре буларак сез безгә фикерләрне җиткерергә тиеш. Киләчәктә тынычлык процессы булдыру өчен хөкүмәт вәкилләре һәм җитәкчеләргә киңәш бирү сезнең вәкаләткә керә”, диде ул.

Солых сөйләшүләрен алып барган Әфганстанның элекке президенты Борһанетдин Раббани сентябрьдә үтерелгәннән соң, Кабул Талибан белән сөйләшүләрне туктатып торды.

Әфганстанның АКШ һәм НАТО белән хезмәттәшлек мәсьәләсенә килгәндә, Карзаи ишекне ачык калдырды, әмма шул ук вакытта берничә шарт куйды.

“Без үзебезнең суверенлыгыбызны телибез һәм без аны бүген телибез. Америка белән безнең арадагы мөнәсәбәтләр, ике бәйсез ил арасындагы кебек булырга тиеш ”, диде ул форумда.

Җирга вәкилләре арасында хатын-кызлар да күп иде
Җирга вәкилләре арасында хатын-кызлар да күп иде
Моннан тыш ул АКШ хәрбиләренең төнге рейдларын, йортлардагы тентүләрне һәм әфганнарны сак астында тота торган үзәкләрне бетерүне шарт итеп куйды.

Карзаи шулай ук 2014 елга билгеләнгән гамәлләрне тормышка ашыруга тукталды.

“Ул вакытка яшьләр һәм дәүләт иминлек оешмалары ярдәмендә Әфганстан үз җиренең, халкының иминлеге өчен тулысынча үзе җаваплы булачак. Бу процесс инде берничә ай элек кайбер вилаятьләрне күзәтү әфган иминлек оешмалары кулына тапшырылгач башланды”, диде ул.

Кабул һәм Вашингтон арасында булдырылган иминлек турындагы яңа килешү проекты хәзерге килешүне яңарту максатыннан, аерым алганда 2014 елдан соң ике ил арасында хезмәттәшлек өлкәсендәге шартларны күздә тота. Ул вакытка АКШ һәм НАТОның Әфганстанда күп кенә хәрби чаралары тәмамланыр дип көтелә.

“Әгәр алар хәрби базалары булуын телиләр икән, без аларга үзебезнең файданы истә тотып рөхсәт итәчәкбез, алардан акчалар киләчәк һәм безнең хәрбиләр укытылачак”, диде Карзаи бүген ачылган Җиргада.
XS
SM
MD
LG