Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 09:04

Путин президент булырга теләк белдергәч, тормыш рәтләнүгә өметләрен өзгәннәр, хокуклары кысылганнар янә чит илләргә ашкына. Белгечләр елына 100-150 мең кешенең китүе илгә куркыныч яный дип белдерә.


Русиядә традицион кунак ашы - пешкән бәрәңге, казылык һәм тозлы кыярны бергә бутап майонез кушып ясалган «Кышкы салат» Игорь Иртеньевларның Израилгә китәр алдыннан әзерләнгән табыннарындагы нигъмәтләрнең берсе иде. Озату мәҗлесенә җыелганнар аларга «хәерле юл» теләп, илле грамм аракыны күтәреп куйганнан соң, әлеге салаттан да авыз иттеләр.

Иртеньев, аның хатыны һәм кызы әлегә Русиядә алты ай гына булмаячакбыз дип әйтсә дә, күзләрендәге моңсулык моның тагын да озаккарак сузылачагын күрсәтеп тора иде. Русиянең билгеле шагыйре Иртеньев ватанында иркен итеп сулыш алырга да бөтенләй мөмкинлек калмады инде дип әйтә. «Елдан-ел, хәтта көннән-көн һава кысылганнан-кысыла», ди ул.

«Минем тагын алдагы 12 ел буе һәр көнне телевизордан Владимир Путинны карап утырырга хәлемнән килмәячәк», ди, чагыштырмача тотрыклы, әмма шул ук вакытта коррупциягә баткан һәм кешеләрнең шәхси ирекләре кысылган илнең янә президенты булырга җыенган җитәкче турында 64 яшьлек шагыйрь. Ул үзенең бүтән бу халәттә яши алмаячагын әйтә.

Хәлләр октябрь инкыйлабыннан соң кебек

Иртеньевлар гаиләсе «Путин чоры мөһаҗирләре» дип аталган яңа дулкынга кушылды. Русия хисап пулаты башлыгы Сергей Степашин «Эхо Москвы»га әңгәмәдә, соңгы ун ел эчендә 1 миллион 250 меңләп русияле илдән китте дип белдерде. Бу пулат миграцияне салым керемнәре аша күзәтеп бара.

Мәскәүдә АКШ илчелегендә визага тапшырылган гаризалар

Мәскәүдә АКШ илчелегендә визага тапшырылган гаризалар

Степашин сүзләренчә, китүчеләр шулкадәр күп, большевиклар инкыйлабы вакытындагы кебек. «1917 елдан соң якынча әнә шул кадәр кеше илдән киткән» дип әйтте ул.

Хәзерге Русия мөһаҗирләре 1970, 80-нче елларда Советлар Берлегеннән читкә киткәннәрдән аермалы буларак, ватаннарына кире кайту мөмкинлеген дә кире какмый. Алар җәйлекләрен (дачаларын) һәм машиналарын да сатмый, ишекләрен бикли дә һава аланына барып тыныч кына юлга кузгала.

Әлбәттә, «Путин чоры мөһаҗирләре»нең сәбәпләре төрле. Иртеньев кебек кайберәүләр киләсе елда президент кәнәфиенә яңадан менеп утырырга теләгән Путин хакимиятендәге шартлар белән килешә алмый. Әмма икътисади кыенлыклар күпләр өчен илдән китәргә төп сәбәп булып тора. Инфляция үсү, икътисад кризисына кадәр 7-8% булган тулаем җитештерү күләменең соңгы өч елда 3%-ка гына төртелеп калуы Русиядәге күпләрнең кесәсенә яхшы ук сукты.

Читтә эшләгәнне күрәләр

Русиянең атом-физигы Владимир Алимов хәзер Япониянең Тояма университетында эшли. Ул бүген дә "Русия фәннәр академиясенең физика химиясе институтында өлкән фәнни хезмәткәр булып эшләп яткан булсам, 450 долларга гаиләмне туйдыра алмас идем", ди.

Алимов туган илен сагынганын яшерми. Әмма Советлар вакытыннан ук калган әллә кайчангы җиһазлар белән бүген инде эшли алмаячагын да әйтә. «Монда Япониядә искиткеч эш шартлары тудырылган, күңелемә хуш килгән һәм яхшы бәяләнгән эшемнән тәм табам, мондагы шартлар хакында мин Русиядә хыяллана да алмый идем», ди Алимов.

Белемле һәм акыллы русияләрнең яңа мөһаҗирлек дулкынына кушылуы, туучыларга караганда үлүчеләр саны күпкә артык булган, 142 миллион халык яшәгән ил өчен җитди хәлләргә дә китерергә мөмкин. Берлинда урнашкан халык үсешен тикшерүче институтның соңгы хисабына күрә, 2030 елга Русия халкы 15 миллион кешегә кимиячәк һәм хакимият көчсезләнәчәк.

Белгечләр соңгы өч ел эчендә 100 мең, 150 меңләп кешенең китүе куркыныч саннар булып тора дип кисәтә.

Русиянең акыл байлыгы сыегая

Русиянең сәяси күзәтүчесе Дмитрий Орешкин фикеренчә, күпләр чит илләргә яхшырак югары белем алу, яхшырак дәвалану өчен һәм һөнәри үсеш мөмкинлекләре зуррак булганга китә. Алар кире кайту мөмкинлеген дә калдыра. «Җитезрәкләр, акыллыраклар һәм активраклар киткәнгә - илнең интеллектуаль мөмкинлекләре сыегая бара», ди Орешкин.

Лев Гудков

Лев Гудков

«Левада» үзәге җитәкчесе Лев Гудков, мөһаҗирлекнең сәяси хикмәте дә бар, ди. Аның фикеренчә, Кремль зурдан игълан иткән модернизациядә әһәмиятле роль уйнардайларның китүе - иң куркынычы булып тора. Әмма Кремльнең иң сәләтле, иң актив русияләрнең китүенә артык исе китми кебек. Аларның илдән китүе иҗтимагый-сәяси активлыкны киметә һәм оппозицияне дә көчсезләндерә.

Бөтенрусия җәмәгатьчелек фикерен белешү үзәге җитәкчесе Валерий Федоров фикеренчә исә, хәзерге мөһәҗирләрнең бик азы гына сәяси сәбәпләргә күрә читкә китә. «Илдән китәргә теләгәннәрнең күпчелеге Русиядә уңышка ирешкәннәр инде. Аларның тагын да яхшырак яшисе һәм яңа урында үзләрен сынап карыйсы килә», ди Федоров.

Ул шулай ук соңгы өч ел эчендә илдәге хәлләрнең артык яхшырмавын да яшерми. Моны ул сәясәт белән түгел, ә икътисади кризис белән бәйли.

Русиядә яшәүчеләрнең 20-ләп проценты илдән китеп чит илләрдә бәхет табу хыялы белән яши. 18-35 яшьлекләрнең 40-лап проценты читкә китәргә теләүләрен әйтә.

"Бердәм Русия"нең ватанпәрвәрлеге хакмы?

«Акчарлак» газетының шеф-мөхәррире Искәндәр Сираҗи да "Татарстаннан чит илләргә китәргә теләүчеләр артканнан-арта гына", дип әйтә.

«Мин Татарстанда читкә китәргә теләүче бик күп кешене беләм. Инде киткәннәр дә шактый. Менә бүгенге мисал, яңа гына йорт кирәк-яраклары фабрикасында булдым. Аның хуҗасы монда өч ел эшләп караган да, аннан бу ширкәтне энесенә калдырып, Төркиягә китеп барган. «Мин бу илдә яши алмыйм», ди ул.

90-нчы елларда Татарстанга төрекләр укытырга килгәч, берәүләр мактанып «менә бездә дә Төркиягә алып китеп, яхшы белем биреп, акыллы кешеләр тәрбияләячәкләр, алар милләтнең киләчәге булачак» дип язып чыкты. Ул вакытта ук Нурихан Фәттах: «Ул балалар монда кайтмаячак», дип әйтте.

Искәндәр Сираҗи

Искәндәр Сираҗи

Чынлыкта, бу илдән китеп күпмедер читтә яшәп караганнар, кайтканнан соң да кире китү ягын карыйлар. Бу ил яшәү өчен иң уңайсыз, чөнки хөкүмәте шундый, чөнки хөкүмәт күзеңә карап алдый. Бүген «Бердәм Русия» иң яхшы партия дип безгә телевизор да күрсәтә, радио да сөйли, газетларга да язалар. Моннан да игелекле фирка юк сыман тоела.

Әле бүген генә бер эшмәкәр белән сөйләштек. Аннан: "Танышларың арасында «Бердәм Русия»гә тавыш бирергә җыенучылар бармы?" дип сораган идем, ул: «Мин үзем шул фирка әгъзасы, әмма андый кешене белмим», ди. Минем танышларым арасында андыйлар юк. Сайлауларсыз бер-берсенә хакимиятне тапшыручы ике адәм идарә иткән илдә яшисе килми.

Бу хакта Рыжков бик яхшы фикер белдергән иде. Ул: «Бу икәү илне бер ятактан икенче ятакка күчереп йөртелә торган фахишәгә әйләндерделәр», диде. Шушы фахеш илдә, шушы фәхеш сәясәте эчендә күпләрнең чынлап та һич кенә дә яшисе килми.

Илнең 50%-ка якыны китәргә җыена дип әйтәләр. Безгә Мәскәү Кремленнән ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләү турында сөйлиләр. Бүген шулкадәр күпләр без китәр идек дигәч, нинди ватанпәрвәрлек турында сүз алып барып була соң ул?

Бүген чит илләргә акыл ага дип белдерәләр. Әмма ул алай гына түгел. Хәзер исә Русиягә бездән дә начар яшәүче Үзәк Азиянең Таҗикстаныннан һәм Үзбәкстаныннан гына гастрабайтерлар килеп эшли. Безнең үзебезнекеләр исә, теләсә кайсы илгә китеп эшләргә әзер. Хәтта аңлы, акыллы, белемле кешеләр генә түгел, ә эшчеләр агымы да башланды. Кеше башына туры килгән табигый байлыклары белән бишенче урында торган илдә, халыкның тормыш дәрәҗәсе дөньядагы илләр арасында 128-нче урында. Күпләр китәрләр иде, әмма мөмкинлекләр юк бүгенгә», ди Сираҗи.

Соңгы хәлләр хәвефле шомга сала

Инде моңа кадәр киткәннәрнең бары тик бик-бик азлары гына кире әйләнеп кайта. Алар арасында дүрт ел Аргентинада яшәп 2003 елда Русиягә кайткан Алексей Петров та бар. Ул Буэнос-Айрес та интернет-кафе ачкан булган. Үзенең мөһаҗирлек тәҗрибәсеннән чыгып Петров: «Без булмаган җирдә - барсы да яхшы», дип белдерә. Аның фикеренчә, турист булып кая да булса барып кайту бер әйбер, ә анда торырга китү бөтенләй башка. Күп вакытын ул туган илен сагынып үткәргән.

«Инде мин хәзер сәясәт күңелгә хуш килмәсә, аннан читтәрәк торырга кирәклеген аңладым. Русиядә дә көндәлек ваклыкларга куанып нормаль тормыш алып барырга була», ди ул.

Ни генә булмасын, Русиядәге сәясәт кайвакыт үз дөньялары белән генә көн күреп ятучыларга да хәвефле шом барлыгын сиздереп торырга мөмкин. Әле яңа гына Мәскәүдә меңнәрчә яшь кеше ак-сары-кара төстәге империячел әләмнәр болгап, экстремист һәм үтә милләтчел шигарләр күтәреп, сүгенү сүзләре әйтеп урамнардан узды. Полиция бу хәлне читтән генә күзәтеп торды.

Инде безгә таныш булган шагыйрь Игорь Иртеньевнең җәмәгате, Алла Босартта да, кем белә, чит илдә Мәскәү янындагы уңай җәйлеген сагыныр. Ул «Новая газета»да күзәтүче булып эшләгән иде. Соңгы ун ел эчендә генә дә хезмәттәшләреннән биш кешенең, алар арасыннан күренекле журналист Анна Политковскаяның үтерелүе дә аның күңеленнән чыкмас.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG