Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 19:43

Мәскәүдә каршылык чарасына чыккан яшьләр тоткарлана


Мәскәүдә халыкара студентлар көнендә каршылык чарасына чыккан унлап яшь кеше тоткарлана.

Алар халыкара студентлар көне уңаеннан төрле шигарьләр күтәреп Русиянең фән һәм мәгариф министрлыгы каршына җыелган була.

Илнең студентлар берлеге вәкилләре Русия мәгариф министрлыгының сәясәтен тәнкыйтьли. Шигарьләргә "Министрлык җавап тотарга тиеш", “"Фурсенко сәясәте мәгарифтәге кош кизүе" кебек сүзләр языла. Яшьләр мәгариф бинасы эченә өч йорт тавыгын да кертеп җибәрде, ди Русия студентлар берлеге рәисе Артем Хромов.

Каршылык чарасында тоткарланучыларның барысы да полиция бүлегенә озатыла.

Быелның сентбрендә шуңа охшаш акциядә, студентлар мәгарифтәге үзгәрешләргә каршылык белдереп министрлык бинасы эченә алты чучка баласын кертеп җибәргән иде инде.

XS
SM
MD
LG