Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ижауның милли юнәлештәге мәктәбенә – ярты гасыр


"Татар йорты" күргәзмәсе
"Татар йорты" күргәзмәсе

Ижау шәһәренең 12 санлы мәктәбе үзенең ярты гасырлык юбилеен билгеләп үтте. Бу чара 12 ноябрьдә шәһәрнең “Аксион” мәдәният йортында зурлап уздырылды.


Ижау шәһәренең 12 санлы мәктәбе 1961 елда ачылган. Мәктәп шәһәрнең татарлар тупланып яшәгән Ленин районында урнашкан. Биредә кешеләр шәхси йортларында яши. Гадәттә, алар бер-берсен яхшы белә. Шуңа да бәйрәмгә бер-берсеннән ишетеп, әлеге мәктәптә укып чыккан бик күп кеше килгән иде.

Дөрестән дә, бу мәктәпне бүгенге укучыларның әти-әниләре, апа-абыйлары да тәмамлаган. Күп кенә укытучылар үзләре дә әлеге мәктәпнең чыгарылыш укучылары. Алар арасында мөдир урынбасары Гөлфия Кәримова, тарих укытучысы Фәрит Таҗиев, рус теле укытучысы һәм китапханәче Әнисә Муллахмәтова.

“Бу еллар мәктәпне тәмамлаган укучылар арасында мәктәп мөдирләре, укытучылар, эшкуарлар үсеп чыкты. Икътисад һәм медицина фәннәре кандидатлары, докторлары бар “, дип санап китте Әнисә Муллахмәтова. Үзе ул биредә 70нче елларда комсомол сәркатибе буларак эшен башлаган.

Быелгы уку елында биредә 27 сыйныф исәпләнә, 650 укучы белем ала. Мәктәптә гомуми белем бирү стандартларына нигезләнеп укыталар. Шул ук вакытта фәнни эшкә дә тарталар балаларны. “Мәгариф өлкәсендә булган яңалыкларны уку процессында кулланырга омтылабыз”, диде мәктәп мөдире Оксана Вятчанина.

Рәсимә Садыйкова
Рәсимә Садыйкова
Мәктәптә 5 сыйныфтан информатика дәресләре керә. Балалар өчен компьютер нигезләрен өйрәнү зур бәхет. 9 сыйныф укучысы Алина Хуҗина укучыларның төрле конференцияләрдә катнашуын, мәктәптә яңа техник җиһазлар булдырылуын билгеләп үтте.

Мәктәптә ике дистә ел элек татар һәм удмурт сыйныфларына балалар туплана башлады. Татар телен милләттәшебез, Русия президенты бәйгесендә җиңү яулаучы Рәсимә Садыйкова укыта.

“Эш башлаганда яшь укытучыга ярдәм итүче Диния Закировага рәхмәтлемен. Татар сыйныфларында белем алучы балаларны милли сәнгатебез белән таныштыруда, бәйрәмнәр үткәрүдә башка милләттәшләрбез – Светлана Кайсина, Гөлирә Ганиева да зур көч куйды”, дип искә алды Рәсимә ханым. Шулай ук ата-аналар белән һәм татар милли оешмалары белән дә тыгыз элемтәдә торуларын җиткерде укытучы.

12 мәктәптә укытучылар коллективы бик дус, тату. Аларның күбесе Русия һәм республика күләмендә дан казанган мөгаллимәләр. Русиянең мәгариф отличниклары, Удмуртиянең атказанган мәгариф хезмәткәрләре, Русиякүләм бәйгеләрдә җиңү яулаган мөгаллимәләр бер-берсенә ярдәм итеп алып бара укыту һәм тәрбия эшен.

“Үткән гасырның иң авыр 90нчы елларында да уку йорты үзенең йөзен югалмады. Мәктәпне саклап калырга үз эшенә бар көчен, җан җылысын биреп эшләүче укытучылар ярдәм итте”, диде мәктәп мөдире Оксана Вятчанина.

Оксана ханым бу мәктәптә үзе дә чирек гасыр ел эшли. Ул биредә кырык елдан артык укытып бүген лаеклы ялга чыккан әнисе Тамара ханымны алыштырган. Укыту һәм тәрбия эшендәге уңышлары дәлиле – төрле елларда төрле бәйгеләрдә укытучылар һәм укучылар тарафыннан яулаган кубоклар һәм мактау кәгазьләре.

Балаларга таза-сәламәт үсү өчен дә мөмкинлекләр тудырылган мәктәптә. Зур һәм киң спорт залында физкультура дәресләре уза. Гомумән, мәктәптә спортка игътибар югары. Радик Муллахмәтов хоккей секциясенә йөри, чаңгыда шуа. Ярышларда да катнашкан, призлы урыннарда исеме аталган. “Киләчәктә спорт белән шөгыльләнүем бик ярдәм итәчәк”, диде Радик.

Мәктәптә унлап түгәрәктә балаларны иҗатка тарталар һәм кул эшләренә өйрәтәләр. Бу дәресләрне берләшеп берничә педагог уздыра. Мәсәлән, керамика түгәрәген югары категорияле остаз Ирина Завалина һәм музыка укытучысы, педагогика фәннәре кандидаты Ольга Кукаева бергә алып баралар. Ольга Кукаева шушы дәресләр өчен махсус программа язган. Анда татар, удмурт, рус халык музыкасы, композиторлар әсәрләре яңгырый. Мисал итеп, без булган дәрестә балалар “Шүрәле” балетыннан музыкаль әсәрләр тыңлап, балчыктан милли төстәге уенчыклар әвәләде.

Мәктәп 20 дәвамында туплаган милли юнәлештәге эшен дәвам итәргә ниятли.
XS
SM
MD
LG