Accessibility links

«Милли республикаларда хакимият ресурсы күбрәк кулланылачак»


Лилия Шибанова
Лилия Шибанова

Русиядә Дәүләт Думасына сайлаулар якынлашкан саен, хакимият партиясен сайлату өчен хөкүмәт ресурсын куллану арта бара. “Голос” оешмасы татар һәм башкортларның аеруча да күндәм булуын әйтә.

Татарстанда сайлауга әзерлек Мәскәүнекенә охшаш икән. Сайлаучылар хокукын яклаучы “Голос” берләшмәсе җитәкчесе Лилия Шибанова сүзләренчә, республикада партияләр арасында көндәшлек зур һәм җәмәгатьчелек тә анда бик актив катнаша. Шуңа да ул Татарстан һәм Башкортстанда хакимият ресурсын куллану көчле булуын әйтә.

“Татарстан һәм Башкортстан кебек милли республикаларда халык тыңлаучан булганга хакимият ресурсын аеруча да күп кулланалар. Шуңа анда басымнар көчле булыр дип саныйм”, ди ул.

Башкортстанда “Голос” эшен инде хәзердән үк башлаган. Моннан тыш, аларның интернеттагы “Хәрәмләшүләр харитасы”на Русиянең төрле төбәкләреннән язулар килеп тора икән. Шибанова исә башка өлкәләр белән чагыштырганда, Татарстан һәм Башкортстаннан язучылар азрак булуын әйтә.

“Башка төбәкләргә караганда интернетта хәрәмләшүләр турында мәгълүмат азрак булачак, бу чынлыкта анда алар кимрәк булганнан түгел, ә блоггерлар һәм интернет активлыгы башка төбәкләрдә зуррак булуга бәйле. Хәрәмләшүләр турындагы яңалыклар күбрәк интернет аркылы килә, ә Татарстан һәм Башкортстанда интернет белән кулланучылар мисал өчен, Мәскәү, Самар, Краснодарга караганда азрак. Халык менталитеты бераз башкарак. Аңлагыз, бу милләткә бәйле түгел, ә халыкның күпчелеге авылларда яши. Анда халыкка тормыш итү өчен шартлар тудырылган. Шәймиев районнарны күтәрде һәм халык Казанга чапмый. Ә авыл халкы шәһәрнеке белән чагыштырганда интернетны азрак куллана”, ди ул.

"Бердәм Русия"гә - тавыш, яшьләргә - керем

“Хәрәмләшүләр харитасы”нда Татарстан һәм Башкортстаннан язулар даими килеп торуы күренә. Мисал өчен, Башкортстаннан "студент" исеме белән язучы республиканың көнбатышында укытучы булып эшләгән әнисен балаларның әти-әниләренә “Бердәм Русиягә” тавыш бирдертү өчен өндәүләр алып барырга кушуларын яза.

Татарстаннан "аноним" дигән берәү Казан дәүләт архитектура-төзелеш академиясендә вакытыннан алда тавыш бирү кәгазьләре алып, шулар белән университетта тавыш бирергә кушалар дигән.

“Мондый тәкъдим 15 ноябрьдә килде. Барлык факультетлардагы декан бер кешене сайлап куйган һәм алар студентларның адресын язып алып университетта тавыш бирергә күндереп йөрде. "Бирмәгән очракта нәрсә яный?" дигәч, “шелтә белдерәчәкләр” диелде. Эшләмәсәң, ни булачагын уйлау да куркыныч. Һәм безнең университет “Бердәм Русия” фиркасен яклый һәм аны пропагандалый”, дигән ул “Хәрәмләшүләр харитасында”.

Гомумән вакытыннан алда тавыш бирү кәгазьләре, ягъни "открепительный" талоннарны бу сайлауга мулдан – 2,6 миллион әзерләнгән. Узганында алар ярты миллионга азрак иде. Кайбер фиркаләр шушы кәгазьләр ярдәмендә “Бердәм Русия”гә күбрәк тавыш казанмакчылар дип саный.

Мисал өчен, Тула өлкәсенең “Яблоко” фиркасе вәкилләре төбәктәге Кремль тарафлы “Наши” хәрәкәте яшьләренең вакытыннан алда тавыш бирү кәгазьләре белән сайлату күнегүләрен алып баруын әйтә. Алар сүзләренчә, төбәктә 15 кешедән торган 13 төркем формалашачак һәм андагы кешеләр 10 сайлау бүлекчәсенә унышар тапкыр барып тавыш бирергә тиеш булачак. Шуның өчен активистлар 1-1,5 мең сум гонорар алачак.

КПРФ мондый тәҗрибәләр инде Тверь, Новосибирски, Ростов өлкәләрендә дә кулланылуын әйтә. Шулай итеп “Бердәм Русия” өчен тавыш бирүче “үле җаннар”ның саны миллионнан артырга мөмкин.

Оппозицион фиркаләр дә вакытыннан алда тавыш бирә торган кәгазьләрнең буш калганнарын “Бердәм Русия” файдасына кулланачаклар дип саный.

Сәясәт белгече Валерий Хомяков сүзләренчә, бу кәгазьләр сайлау нәтиҗәләрен 5-10%ка үзгәртергә мөмкин.
XS
SM
MD
LG