Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сайлаудан соң Русия ярык тагарак янында калырга мөмкин


Дмитрий Медведев Краснодарда Русия армиясе махсус хезмәтенең 10 еллыгында. 8 август 2011ел
Дмитрий Медведев Краснодарда Русия армиясе махсус хезмәтенең 10 еллыгында. 8 август 2011ел

Яңа бюджетта социаль чыгымнар бер ярым тапкыр киметелә, ә кораллануга, полициягә һәм иминлек хезмәтенә акчалар нык арттырыла. Белгечләр, тормыш начарланса, социаль киеренкелек тә туарга мөмкин, ди.

Белгечләр Русиядә Дәүләт думасы һәм президент сайлавын уздыргач, ил ярык тагарак янында калачак дип кисәтә. Җомга көнне Дәүләт думасы 2012-14 елларга федераль бюджет өлгесен икенче укылышта расларга тиеш. Әлеге документны өйрәнгән икътисадчыларны ул нык аптырашта калдырган. Алар фикеренчә, парламентка һәм президентны сайлаганнан соң, Русиядәге күпчелек халыкның тормыш дәрәҗәсе соңгы чиккә җитеп начарланачак, ә илнең тотрыклылык өчен дип салып куелган мая акчалары зур тизлекләр белән кими башлаячак.

Евгений Гонтмахер
Евгений Гонтмахер
Яңа бюджетта гади халык өчен әһәмияткә ия социаль тармакларга: мәгариф, сәламәтлек саклау, торак-коммуналь хуҗалык һәм мәдәнияткә акчалар, гомумән алганда, хәзерге вакыт белән чагыштырганда, бер ярым тапкыр киметеләчәк.

Дөнья икътисады һәм халыкара мөнәсәбәтләр институты мөдире урынбасары Евгений Гонтмахер сүзләренчә, әлеге бюджетны төзүчеләр халыкны кайчанга кадәр түзә алыр икән дип чыдамлыкта сыный. Сәламәтлек саклауның хәлләре инде бүген үк шәптән түгел, чөнки быел ук тиеш акчаның яртысына якыны гына бирелә. Моның шулай икәнен Русия җитәкчелеге дә кире какмый

ФБК – аудитор-консалтинг ширкәте ширкәтенең стратегик анализ департаменты мөдире Игорь Николаев: “Сайлаудан соң тормыш, йомшак итеп әйткәндә, авыр булырга мөмкин", ди.

Чынлыкта инфляция 18%-тан артык

Белгечләр Русия җитәкчелегенең тормыш ипләп кенә тотрыклана, быел инфляция 7%-тан югары күтәрелмәячәк дип белдерүенә дә ышанмый. Госкомстатның статистика фәнни тикшеренү институтының элекке мөдире Василий Симчера, Русиядә гел ялган саннар күрсәтелгәнгә, туеп эштән киткәнлеген әйтә. Ул һавадан алган саннар янына хакыйкатьне тезеп бер таблицага салган.

Җитәкчелек инфляция 6-8% дип белдерелә. Ә чынлыкта, әлеге тикшеренүгә күрә, ул Русиядә 18%-тан артык. Беркемгә дә сер түгел, бөтен тауарлар һәм хезмәт күрсәтүгә караганда, Русиядә беренчел кирәк-яракларга бәяләр күпкә тизрәк үсә. Шуңа күрә, байлар белән чагыштырганда ярлы катлау ала торган азык-төлек, кирәк-ярак инфляциягә күбрәк дучар була. Гаилә ярлырак булган саен, алар ала торган әйберләргә бәяләр дә зур тизлектә арта.

"Сайлау алдыннан гади халыкның да тормыш хәле турында кайгырткан булып пенсияләрне, хезмәт хакларын арттырырга вәгъдә итү бер әйбер, әмма алар үтәлерме – менә монысы шик тудыра", ди белгечләр.

Мая саега, ә кораллануга акча ага

Русиянең резерв фондында җыелган акчасы да саекканнан-саега бара. Әгәр 2008-2009 еллардагы кризиска кадәр фондта 4,6 триллион сум акча булса, бүгенгә маяда 800 миллиардка якыны гына калган. Дөнья базарында нефть һәм газга бәяләр төшә башласа, яңа бюджетка салынган күрсәткечләр белән илдә тормыш алып барырга бөтенләй мөмкин булмаячак, ди белгечләр.

Сайлаудан соң Русиядә халык тормышына артык игътибар бирелмәячәге көн кебек ачык, әмма шул ук вакытта яңа бюджетта саклану, иминлек һәм хокук саклау эшчәнлегенә акчалар мулдан салынган. 2011 елда әлеге чыгымнарга бюджетның 27%-ты бирелсә, 2014 елда аны 40%-тан да арттырырга җыеналар.

“Кораллануга дип бирелгән акчалар урлана, икенчедән, көткән нәтиҗә бирми. Русиянең саклану комплексы – бюджеттан күп акчалар суырып ята торган төпсез кое кебек”, ди Гонтмахер. “ТБК Капитал” ширкәте аналитигы Сергей Карыхалин әйтүенчә, саклану бюджетының күп өлеше хәрби сер булганлыктан, аны контроль итү дә мөмкин түгел. Карыхалин, әлеге акчаларның дөрес тотылмаганлыгын хакимиятләр үзләре дә таный, дип әйтә.

“Төпсез кое”га янә акча сорый

Хәрби җитәкчелек әлеге төпсез коега һәрдаим акча сорап тәкрарлап тора. Русия армиясенең баш идарәсе башлыгы Николай Макаров пәнҗешәмбе көнне Җәмәгать пулатында чыгыш ясаганда, ил чикләре янында атом сугышы куркынычы туарга мөмкин дип, янә акчага барып төртелде. Аның сүзләренчә, Русиянең Т-90 танклары, Израилнең “Меркава”сыннан күпкә калыша, чит илләрнең артиллерияләре дә яхшырак. Шулай ук галәмдәге Русиянең хәрби иярченнәре дә 3-5 ел гына эшли. Ә чит илләрнеке 15 ел хезмәт итә. Макаров, биш тапкыр күбрәк иярченнәр чыгару кирәк, аларның берсе-берсе иң арзан дигәндә 6-8 миллиард сум тора, бу акчаларны каян алыйк соң без, ди.

Русиянең кораллануга зур акчалар бирүе, хәрбиләрнең, полициянең һәм иминлек хезмәтендәгеләрнең хезмәт хакларын арттыруы тиккә түгел, мөгаен. Белгечләр әйтүенчә, әлеге яңа бюджет нәтиҗәсендә халыкның тормыш шартлары начарланып, хөкүмәткә каршылык белдереп урамнарга чыгу була калса, корал һәм куәт аларга таба юнәлергә дә мөмкин.
XS
SM
MD
LG