Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 13:09

Либиядә “Мөселман кардәшләр” җыены уза


“Мөселман кардәшләр” оешмасының лидеры Сөйләйман Габделкадер

“Мөселман кардәшләр” оешмасының лидеры Сөйләйман Габделкадер

Либиянең Бенгази шәһәрендә дистә еллар эчендә беренче тапкыр “Мөселман кардәшләр” конференциясе үтте.

Җыенда катнашучылар сүзләренчә, форумның төп максаты – илнең сәяси үсеш юлларын уртага салып сөйләшү. “Мөселман кардәшләр” оешмасының лидеры Сөйләйман Габделкадер билгеләп үткәнчә, алар кабул иткән програм гади, аңлаешлы телдә язылган.

Мөәмәр Каддафи режимы вакытында “Мөселман кардәшләр” оешмасының эшчәнлеге тыелган була. Аның әгъзалары яшерен рәвештә яки чит илдә генә җыела.

Күзәтүчеләр фикеренчә, Либиядә үтәсе беренче ирекле сайлауда дөньяви һәм дини фирка, оешмалар арасында көндәшлек көчле булачак.

XS
SM
MD
LG