Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 17:00

Төркия: Сүриядә ватандашлар сугышы башланырга мөмкин


Төркия тышкы эшләр министры Әхмәт Давытуглы

Төркия тышкы эшләр министры Әхмәт Давытуглы

Сүриядәге чуалышлар ватандашлар сугышына әйләнергә мөмкин, дип белдерде бүген Төркия тышкы эшләр министры Әхмәт Давытуглы.

Сүриядәге хәлләр җомга Истанбулда, Төркия һәм Франция тышкы эшләр министрлары катнашындагы очрашуда телгә алынды.

Ален Жюппе белдергәнчә, оппозициягә каршы көч кулланганнары өчен Бәшәр Әсад хакимиятенә каршы катгый икътисади чикләүләр кертергә кирәк.

Давытуглы фикеренчә, Сүрия хәрбиләре арасында оппозиция ягына күчүчеләр артканнан-арта. Хакимияткә каршы төркем белән президент Бәшәр Әсадка тугры көчләр арасындагы бәрелешләр еш кабатлана.

Русия премьер-министры Владимир Путин, Сүрия чуалышында катнашучыларны һәм дөнья җәмәгатьчелеген әлеге мәсьәләдә хискә бирелмәскә чакырды.

XS
SM
MD
LG