Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мьянмада хатын-кыз җитәкләгән фирка сайлауга әзерләнә


“Милли лига - демократия өчен” фиркасе лидеры Аун Сан Су Чжи
“Милли лига - демократия өчен” фиркасе лидеры Аун Сан Су Чжи
Мьянма дәүләтендә “Милли лига - демократия өчен” фиркасе лидеры Аун Сан Су Чжи парламентка керү өчен уздырылачак сайлауда катнашачагын әйтте. Җомга хатын-кыз җитәкләгән фирканең сайлау исемлегенә теркәлергә теләве билгеле булды.

Су Чжи фиркасе 1990 елдагы сайлауларда җиңү яулый. Тик дәүләт белән идарә итүче хәрбиләр ул нәтиҗәләрне юк итә. Демократик фирка лидеры йорт сагы астына алына.

Узган ел хакимият республикада демократия урнашачак дип белдерә. Хатын-кыз сәясәтче Су Чжи иреккә чыгарыла.

Бүген АКШ дәүләт секретаре Һиллари Клинтон декабрьдә Мьянмага киләчәге әйтелде. Әлеге сәфәр зур вакыйга булачак, ди белгечләр, Мьянмага Америка вәкиле соңгы тапкыр 50 ел элек килә.
XS
SM
MD
LG