Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 10:57

Гарифуллин: “Взяткамания – йогышлы авыру кебек”


Психолог Рамил Гарифуллин

Психолог Рамил Гарифуллин

Психолог Рамил Гарифуллин зур түрәләрне “взяткамания” чиреннән дәвалау тәкъдимен Русия хөкүмәтенә җибәргән иде. Сәламәтлек саклау министры Татьяна Голикова әлеге тәкъдимне тикшерү өчен белгечләрне җыеп киңәшмә үткәрергә вәгъдә иткән.


Күз алдына китереп карагыз әле: танылган психолог Рамил Гарифуллинның Русия хөкүмәте бинасы - Ак йорттагы эш бүлмәсендә телефон шалтырый һәм аңа “ярты сәгатьтән Путин килеп җитәчәк, әзер булыгыз”, дип хәбәр итәләр. Билгеләнгән вакыт узуга, Владимир Владимирович үзе дә килеп җитә һәм гипноз сеансы башланып та китә. Ә ишек төбендә чират – Сердюков, Фурсенко, Скрынник, Шойгу, Селуанов һәм башка министрлар пыш-пыш кына сөйләшәләр...

“Дәваны иң өстәгеләрдән башларга кирәк. Алар бер-берсе белән нык бәйләнгән, килешеп эшлиләр. Үзләрен бик ышанычлы тотканга ришвәткә каршы көрәш нәтиҗә бирми. Түрәләр алмаштырылмый, ә хакимиятне тотып тору кирәк. Путин сәясәте көрчеккә барып төртелгән инде. Белмим ул бу машинаны ничек тотып торадыр. Хәзер нефтькә бик югары бәяләр булганга - алар лафада. Ә ул бетсә ни була? Взяткамания ул – йогышлы авыру кебек. Бу чирне көч куймыйча аккан нефтьтән килгән долларлар китереп чыгарган. Бу йогышлы авыру өстән аска таба тарала”, ди Гарифуллин.

Психологның Ак йортта, йә булмаса Мәскәү Кремлендә эш бүлмәсе булырмы – ансы билгеле түгел. Кем белә, бәлки, Гарифуллинны Русия башкаласына чакырып-чакырып эшләтеп алырлар. Шул ук вакытта аның тәкъдимен кире кагып куярга да мөмкиннәр. Шулай да Русиянең сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министры Татьяна Голикова илдә өстә утыручы түрәләрнең взяткамания чиреннән җәфаланганын кире какмый.

“Мәгълүмат чаралары аша җавап бирде ул. Галимнәрне җыеп взяткаманияне авырулар рәтенә куеп булу-булмауны тикшерәчәкләрен әйтте. Шулай ук ул мондый дәва ысулының, теориянең дә яшәргә хокукы бар, диде” ди Гарифуллин.

Казан түрәләре шүрләгән

Әлеге тәкъдимне Гарифуллин Мәскәүгә җибәргәнче, башта Казан хакимиятенә тәкъдим иткән булган. Әмма алар дәваланырга теләмәгән.

“Мин үз теләгем белән Казан хакимиятенә шалтыратып, аларның бу тәкъдимгә мөнәсәбәтләрен беләсем килде. “Безнең аның белән шөгыльләнеп торырга вакытыбыз юк”, диделәр. Аннан мин профилактика өчен генә булса да очрашыйк, билгеле психолог буларак, әлеге күренеш турында сөйләрмен дидем. Аяк терәп каршы булдылар. Шунда ук кешеләрдә шүрләү башлана.

Мәктәпләрдә алкоголизм, наркоманиягә каршы профилактикалар үткәрелә бит. Мин взяткаманиягә каршы чаралар җитәкчелектәгеләр арасында үткәрелергә, хәтта ул мәҗбүри булырга тиеш дип саныйм. Түрәләрнең кулларында бу курсны үткәнлеккә сертификат та булырга тиеш”, ди Гарифуллин.

Психолог фикеренчә, әлеге чир дүрт дәрәҗәдә булырга мөмкин. Дүртенче дәрәҗәдәгеләр инде соңгы чиккә җиткән булып исәпләнә. “Алар әниләрен буып үтереп, аның пенсия акчасын алып, рәхәтләнеп аракы эчкәннәр кебек”, ди ул. Дүртенче дәрәҗәдә чирләүчеләр ил турында да уйламый, халыкның хәле белән дә кызыксынмый, башында бары тик бер генә уй – акча, акча һәм акча. Гарифуллин андыйларның җитәкчелектә бик-бик күп булуын әйтә. "Аз булсалар, ил бу хәлгә барып төртелмәс иде инде", ди.

Кашпировский, Чумаклар да дәвалап караган иде

Узган гасырның 90-нчы елларында ил байлыгын хосусыйлаштырып, түрәләр аны үзара бүлешкән чакта, бөтен Русиясенә гипноз сеанслары үткәрелгән иде инде. Кашпировский һәм Чумак заманнарында бөтен кеше эшен ташлап, дөньяның кай якка тәгәрәген онытып, телевизор каршына өчәр литр сулар тезеп куеп, бары тик үзенең сәламәтлеге турында гына уйлады. Бала таба алмаганнар авырга узу, аяклары йөрмәгәннәр йөреп китү хыялы белән янды. Бүгенге көн күзлегеннән чыгып караганда, әлеге психологларның нәкъ икътисад тотрыксыз, ил-халык байлыгын бүлешкән вакытта экраннарга чыгуы шик тә тудыра. Моның артында гади кешеләрне миңгерәүләтү ятмады микән дигән уйга да этәрә.

Әгәр сәламәтлек саклау министрлыгы бөтен халык та чирле, ришвәтсез кыл да кыймылдатып булмый, табиб янына барганда да кыстырып барырга кирәк, дип нәтиҗә ясап, ил халкын дәвалау өчен Гарифуллинны Кашпировский кебек зәңгәр экранга утыртса...

“Ниндидер бер хезмәт күрсәткән өчен бүләк бирүнең взяткамания белән бернинди катнашы да юк. Кеше хезмәт куймыйча, көч түкмичә акча алса гына взяткамания була. Бездә табиблар бит аз ала, әгәр аларның күңелләрен күрү өчен бирәләр икән, бу акча аларның куйган хезмәтләрен хөрмәтләү булып тора. Алар арасында взяткамания тарала алмый, чөнки алар эшли. Алар дәүләт тиешенчә түләмәгәнне генә ала. Взяткамания чирендәгеләр – алар күп керем өстендә утыручылар. Алар аның өчен кыл да кыймылдатмый”, ди Гарифуллин.

Түрәләргә акча төртелмәсә, алар түзә алмый башлый

Transparency International-нең коррупциягә каршы халыкара үзәгенең Мәскәү бүлеге вәкиле Иван Ниненко Гарифуллин теориясен хуплый. “Кайбер дәүләт хезмәтендәге түрәләрнең ришвәт алмаса түзәр хәле калмый, алар чирле булырга да мөмкин. Бу бәйлелектән котылсын өчен аларга һичшиксез психологик ярдәм күрсәтергә кирәк”, ди ул. Шул ук вакытта Ниненко аларны җинаять җәзасыннан да азат итәргә дә ярамый, ди. Караклыкта һәм кеше үтерүдә гаепләнүчеләргә психологик тикшерү үткәрелгән кебек ришвәтчеләрне бу сынауга тартырга кирәклеген дә әйтә.

Ришвәттә тотылган түрәләрнең бик азлары гына әлегә төрмәләрдә. "Аларны да онытып җибәрергә ярамый, дәваланмасалар, ягъни алар белән төрмәләрдәге психологлар сеанслар үткәрмәсә, чыгуга ук ришвәт алу юлларын эзли башларга мөмкиннәр", ди Гарифуллин. Шуңа күрә ул үзенең дәвалау ысулын төрмә табибларына да тәкъдим итәргә җыена.

Гарифуллин әйтүенчә, взяткамания ул наркомания, игромания һәм алкоголоизм кебек үк рухи, психологик чир булып тора. Дәвалау ысуллары әлеге чирләргә ошаш, әмма катлаулырак. "Дәвалаган вакытта кешенең үзенә генә хас булган (индивидуаль) рухи кодын ачыкларга һәм шуңа тәэсир итәргә кирәк", ди ул.

Казанда дәвага дучарлар да бар

Гадәттә, ди табиб, взяткаманнар наркоманнар, кредитоманнар, алкоголиклар кебек үк, алар бик тиз күңел төшенкелегенә (депрессия) бирелергә мөмкин. Әлеге чир белән авырганга күрә шул халәткә төшәләр, ди ул. Әле күптән түгел генә Казанда аңа 19 кеше күңел төшенкелегеннән дәваланырга килгән булган. Шуларның 11-ндә әлеге чир барлыгы ачыклаган. Әмма ул аларга бу хакта әйтеп тормаган, дәвалаган гына.

“Мин аларны аноним рәвештә дәваладым. Аларның кайда эшләве, кемнәрдән ришвәт алуы белән дә кызыксынмадым. Уйлавымча, алар төрле ширкәтләрне теркәүче, контрольлек итүче оешмаларда эшләргә мөмкин”, ди Гарифуллин.

Дәваның тагын ике ысулы бар

Русия җитәкчелеге дә илнең ришвәткә батканлыгын таный. Төрле кануннар кабул итеп, төрле чаралар үткәрүгә карамастан кыл очы кадәр дә үзгәреш күренми. Психолог сүзләренчә, әлеге чирдән котылу өчен тагын ике ысул бар.

“Гадәттә җир шарын сугышлар дәвалаган. Әмма мин аның булуын теләмим. Хет ичмасам кризис китереп бәрсен иде. Казанда күпләр кризисның булуын тели. Алар кризис Русиягә файдага гына дип әйтә. Һәртөрле кризис һәм һәртөрле авыру һәрвакыт рухны дәвалый”, ди 25 ел дәвамында психолог булып эшләп тәҗрибә туплаган Рамил Гарифуллин.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG