Бәйге инде 6 ел рәттән үткәрелә. Ул Казан районнарының мәктәп укучылары арасында уза. Бүген исә Камал театрында бәйгенең финал өлеше үтте.
Финалга кадәр егетләр шулай ук төрле бәйгеләрдә, спорт ярышларында көч сынашкан, жюри әгъзалары аларның татар тарихы, әдәбиятыннан белемнәрен тикшерү өчен махсус әңгәмәләр оештырган. Финал өлешендә дә егетләр үз осталыкларын күрсәтте: биеделәр, җырладылар, спектакль өзекләрен сәхнәләштерделәр, КВН уйнадылар.
Жюри әгъзалары арасында быел Татарстанның халык артистлары Римма Ибраһимова, Раилә Гарипова, “Белем.ru” оешмасы җитәкчесе Раил Гатауллин бар иде, жюри рәисе итеп драматург, публицист, Татарстанның халык язучысы Рабит Батулла билгеләнде. Әлеге бәйгенең максаты чын татар зыялылары тәрбияләүдә, дип сөйләде Рабит Батулла:“Бу ярышны бүгенге көндәге мөкәммәл белемнәрен ачыклау өчен түгел, киләчәктә белемнәрен, талантларын артырсыннар өчен эшләнә. Бу беренче адым. Киләчәктә сез чын мәгънәсендә зыялы, татар егете булырга тиешсез.
Чын мәгънәсендә тарихны тирәнтен белергә, ана телебезне, матур телебезне саклый белергә тиешсез. Гәрчә минем туган тел мәсьәләсендә тәнкыйтем бик аз. Бик саф сөйләүче егетләр бар. Аларга бишле генә куеп бардым. Тел дигән сүз -- ул инде милләтнең нигезе, умырткасы. Шуның өстенә гыйлем, интеллект, зыялылык өстәргә кирәк.”
Бәйге ахырында исә җиңүчеләр дә билгеле булды. Егетләр төрле номинацияләрдә җиңү яулады, алар арасында “заман егете”, “тапкыр егет”, “баһадир егет”, “талантлы егет” дигәннәре бар иде, ә иң зур бүләкне “Татар егете-2011”нең гран-при бүләген Мәскәү районының 2нче гимназия укучысы Марсель Гәрәев алды.