Accessibility links

"Тәһранга вәкиллек җибәрергә тәкъдим итәбез"


Халыкара атом энергиясе агентлыгы башлыгы атом программасындагы хәрби өлкәне тикшерү өчен Иранга югары дәрәҗәле вәкиллек җибәрүне тәкъдим итте. Юкия Аманоның бу тәкъдиме БМО Иминлек Шурасының даими вәкилләре булган дөньяның биш иле һәм Германиянең Иранга карата резолюциясе проекты текстын килештерүеннән соң мәгълүм булды.

Документта “Иран атом программасы тирәсендә хәл ителмәгән мәсьәләләргә карата борчуларның тирән булуы һәм арта баруы, аның хәрби өлкәсенә ачыклык кертүне таләп итүе” әйтелә.

Анда шулай ук Иранга Халыкара атом энергиясе агентлыгы белән сөйләшүләрен арттыруны һәм барлык кирәкле булган мәгълүматлар алуга, аерым алганда документлар, корылмалар, эшчеләр белән аралашуга мөмкинлек тудыру күздә тотыла.

Кушма Штатлар исә Халыкара атом энергиясе агентлыгының Идарәләр шурасы Иранга халыкара җәмәгатьчелекнең аның атом программасы нигезендәге борчуын җиткерер дип өметләнүен әйтте.

Марк Тонер
Марк Тонер
“Без Халыкара атом энергиясе агентлыгының Идарәләр шурасы Иранга үз атом программасы турында дөреслекне сөйләргә тиешлеге турында үтемле хәбәр җибәрергә җыенуына зур ышаныч белән карыйбыз.”, диде Вашингтонда Дәүләт Департаментының рәсми вәкиле Марк Тонер журналистларга.

Венада бүген башланып ике көн дәвам итәчәк Халыкара атом энергиясе агентлыгы идарәләр шурасы утырышында оешманың башлыгы Юкия Амано Иранның атом бомба ясау турындагы шикләрне халыкка җиткерү аның бурычы булуын әйтте. Ул Халыкара атом энергиясе агентлыгының соңгы атом программасы хисабы нигезендәге мәсьәләләрне тикшерү өчен Иранга югары дәрәҗәдәге вәкиллекне җибәрергә тәкъдим итте. Халыкара атом энергия агентлыгының яңа хисабы Көнбатышның Иран яшерен рәвештә атом коралы ясарга маташа дигән шикләрен тагын да көчәйтеп җибәргән иде.

“Хисап Иранның атом коралы үсеше белән бәйле чаралар алып барганын күрсәтә. Ул шулай ук 2003 елның азагына кадәр бу чараларның программа нигезендә баруын һәм аның кайбер төрләре эшчәнлеге бүген дә дәвам итәргә мөмкинлеген бәян итә”, диде Амано.

Ул анда барырга җыенулары турында инде Иранга хат язуын да әйтте.

“Мин 2 ноябрь көнне Иран вице-президенты һәм илнең атом энергетикасы оешмасы президенты, доктор Габбасига яздым. Анда хисаптагы мәсьәләләрне тәгаенләү өчен илгә югары дәрәҗәдәге вәкилләр төркемен җибәрү тәкъдим ителә”, ди ул.

Иран Ислам республикасы Халыкара атом энергиясе агентлыгы хисабын нигезсез буларак кире какты. Тәһран даими рәвештә үзенең атом программасын тынычлык максатларын гына күздә тотып эшләнүен әйтә.
XS
SM
MD
LG