Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Безнең гәҗит”: “Халык торагында кала алырмы?”


"Безнең гәҗит"нең соңгы саны
"Безнең гәҗит"нең соңгы саны

“Безнең гәҗит”нең соңгы саны “Метроэлектротранс” оешмасы тарафыннан кыерсытылган Казан шәһәре Сәлимҗанов урамының 10нчы торак йорты халкының янәдән пикетка чыгуы турында хәбәр итә.


“Безнең гәҗит”нең соңгы санындагы “Фотога төшереп куркыттылар” дигән язмада мәкалә авторы Илдинә Ядкәрова торакларыннан гаепсезгә куылу ихтималы булган әлеге халыкның хөкүмәт бинасы каршы янәдән пикетка чыгулары турында яза. Торактан куылу фатир хуҗаларына йортның узган елны “Метроэлектротранс” оешмасы карамагына күчкәннән соң яный башлаган.

Әлеге оешма фатир өчен түләүләрне зур суммага җиткергән, ишек төбенә рәшәткә куеп, вахта билгеләгән. Фатир өчен түләүләр белән бер көнгә соңарган кешеләрне йортка кертми башлаган.

Мәкалә авторы язуынча, ахыр чиктә “Метроэлектротранс” җитәкчеләре биредә яшәүче һәм әлеге оешмада эшләмәүче һәркемне бу йорттан куып чыгарырга кирәк, дигән карар кабул иткән.

“Имеш, документлары юк, бурычлары күп һәм башкалар - ди Илдинә Ядкәрова - Тик биредә, йортлары янганнан соң “вакытлыча” урнаштырылып, 10-15 ел яшәүчеләр дә, эш урыннарыннан бирелгән 12-18 квадрат метрлы торакта 5-6 кеше булып яшәүчеләр дә байтак”, ди язма авторы.

Бу йортта яшәүчеләр әлеге оешманы мәхкәмәгә дә биреп караган икән. Югары мәхкәмә тулай торакны торак йорт дип таныган. Һәм биредә яшәүчеләр пропискага кертелү өчен тагын бер мәхкәмә үтәргә тиеш икән.

Автор язуынча, 27 октябрьдә булырга тиешле әлеге мәхкәмә утырышын декабрьгә күчергәннәр һәм торакта торучылар әлегә прописка ала алмый икән.

Илдинә Ядкәрова язуынча, “Метроэлектротранс” оешмасы торакта яшәүчеләрне инде берничә тапкыр мәхкәмәгә дә биргән. Нинди нигездә биргәне пикетка чыгучыларга мәгълүм түгел. Әмма оешма халыкны фатирларында кануни рәвештә теркәргә теләми. Пикетка чыгучылар торак белән бәйле мәсьәләдә “Метроэлектротранс” оешмасы җитәкчесе Әсфән Галләвовны гаепле саный.

“Безне анда законсыз рәвештә кереп утырган димәкче һәм шул рәвешле куып чыгармакчы булалар, - дигән пикетка чыккан халык. - Ләкин бит безгә ул бүлмәләр эш урыныннан бирелгән иде һәм шул хакта ходатайстволарыбыз да бар”, - ди алар.

Автор язуынча, пикетка чыгучыларны зур кызыксыну белән күзәтеп, видеога, яки фотога төшергәннәр. Бу хакта авторга пикетка чыккан халык үзе хәбәр иткән. Алар төшерүчене дә таныган. Ул оешма җитәкчесенең урынбасары Шамил Гыйльманов булган. Халык кемнәрнең пикетка чыгуын ачыклап, аларны шулай куркытмакчы булалар, дип саный.

Бу вакыйгалар әле моның белән тәмамланмаячак, мәхкәмә утырышлары буласы бар, дип яза мәкалә авторы. “Казанда бомжлар берьюлы 30-40 кешегә артачакмы, әллә инде “Метроэлектротранс” башбаштаклыгына нокта куелып, халык тыныч кына үз йортында яшәп калырмы, алга таба белербез”, дип тәмамлый язмасын Илдинә Ядкәрова.
XS
SM
MD
LG