Accessibility links

Кайнар хәбәр

Милләт каһарманы Гариф Солтан


Гариф Солтан (1923-2011)
Гариф Солтан (1923-2011)
1923 елда Башкортстанның Җиргән авылында туган, ата-анасы белән бергә кулак дип авылдан сөрелгән, Ишимбай урта мәктәбен тәмамлаган, бер ел Уфа педагогия институтында укыган, 18 яшеннән фронтка озатылган, 19 яшендә алманнарга әсирлеккә төшкән, әсирлектә дә милләтенең бәйсезлеген кайгырткан, калган бөтен гомерен Германиядә һәм Америкада яшәгән, гомер буе татар халкының азатлыгы өчен көрәшкән бөек шәхес ул – Гариф Солтан.

Ул 1948-1952 елларда Һамбург университетының дәүләт һәм хокук фәннәре факультетын тәмамлый, аннан Мүнхенда хокук буенча докторлык диссертациясе яклый. Гариф Солтан башта 1951 елда Германиядә “Америка авазы” радиосында татарча тапшырулар оештыра, аннан 1953 елда “Азатлык” радиосында аерым татар-башкорт редакциясе булдыруга ирешә. Ул 1976 елдан 1989 елга кадәр “Азатлык” радиосының татар-башкорт студиясе белән җитәкчелек итә. Гариф Солтан татар халкының тарихы, әдәбияты, сәнгате, шәхесләре турында меңләгән татарча тапшырулар эшли, милләтнең хокукларын яклауны халыкара дәрәҗәгә күтәрүгә ирешә.

Гариф Солтан 1957-1968 елларда Америкада яши, “СССРны өйрәнү” институтында фәнни хезмәткәр булып эшли. Ул биредә беренче булып Америка татарларының җәмгыятен төзи, 1964 елда Америкада беренче тапкыр татар мәдәнияте көннәрен уздыруга ирешә. Гариф Солтан, хокук белгече буларак, дөньяның күп илләрендә уздырылган фәнни конференцияләрдә, сәяси җыеннарда катнаша, татар халкының, мөселманнарның хокукларын яклап чыгышлар, докладлар ясый. Ул Советлар берлегендә төрки-мөселман халыкларының хокуклары бозылу турында 1954 елда Мүнхенда, 1956 елда Мәккәдә, 1962 елда Каһирәдә, 1962 елда Багдадта, ә 1965 елның 12 маенда, тарихта беренче татар кешесе буларак, Америка Конгрессында СССРда милли һәм дини хокуклар бозылу турында докладлар ясый, аны анда “Америка ислам ассоциациясе Президенты”, дип тәкъдим итәләр. Шушылар сәбәпле, ул Советлар берлегендә тыелган кеше була, милләтен яклаган өчен, бу илнең “төп дошманына” әйләнә, аңа илгә кайту юллары ябыла.

Гариф Солтанның фәнни, сәяси хезмәтләре Германия, Төркия, Америкада аерым җыентыкларда дөнья күрә, “Азатлык” радиосы архивында ул әзерләгән татарча-башкортча тапшырулар саклана. Гариф Солтан үзеннән соң дистәләгән шәкерт, әле өйрәнелмәгән тау кадәр архивын калдырды.

Гариф Солтанны, чын мәгънәсендә, татарның беренче милли сәясәтчесе, хокук яклаучысы, дип әйтергә була. Татар, башкорт, алман, инглиз, рус телләрендә камил сөйләшкән, профессор дәрәҗәсенә ирешкән хокук фәннәре докторы Гариф Солтан, эмиграция шартларында да милләте өчен иң югары дәрәҗәдә көрәшә алган зыялы кеше иде.

Ул татар халкының бәйсез буласына, үз дәүләтен торгызасына ышанып яшәде, гомер буе шуның өчен көрәште, милләткә дә шуны васыять итеп калдырды.

Ул 70 ел буе туган җирләреннән читтә яшәргә мәҗбүр булды, әмма милләт өчен туган җирдә яшәгәннәрдән дә күбрәк эшләде.

Ул 70 ел буе милләт турында сөйләде, милләт өчен янды, милләт өчен кыйналды, әмма милләтеннән җылы сүз ишетмичә китте.

Әле аның мирасы өйрәнелмәгән, халыкка кайтарылмаган, бу эшне без – аның варислары башкарырбыз, иншаллаһ!

Ул туган авылы Җиргәндә җирләнергә теләде, әмма ерак алман илендә ятып калды...

Татар халкының Милли Мәҗлесе Гариф Солтанның балаларының, туганнарының олы кайгысын уртаклаша.

Урының җәннәттә булсын, Гариф абый, без син башлаган изге эшләрне дәвам итәрбез, иншаллаһ, рухың тыныч булсын!

Фәүзия Бәйрәмова
язучы, Татар халкының Милли Мәҗлес рәисе
XS
SM
MD
LG