Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Бердәм Русия”не сайлау кыставына каршы студентлар тоткарланды


Мәскәү полициясе “Бердәм Русия”не сайларга кыстауга каршылык белдереп чарага чыккан унлап студентны тоткарлады. Русия студентлар берлеге “Интерфакс”ка, 70-ләп кеше җыелды һәм алар сәяси максатларда университет исемен куллануга каршы иде, дип хәбәр итте.

Хакимият әлеге пикетны үткәрүне тыйган. Алар туган хәлне шигарьләрсез генә җыелып сөйләшергә тәкъдим иткән.

Каршылык белдерүчеләр фикеренчә, Мәскәү дәүләт университетының студентлар берлеге “Бердәм Русия”не сайларга кыстаганда университет исемен куллана.
XS
SM
MD
LG