Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 11:41

Самарның тарихи мәчетенә – 120 ел


Мәчетнең 120 еллыгы уңаеннан чыккан буклет бите

Мәчетнең 120 еллыгы уңаеннан чыккан буклет бите

Бүгенге көндә Самарның үзендә биш мәчет һәм бер намаз уку бинасы эшләп килә. Шулар арасында иң кыен юл узганы – ул тарихи мәчет. Аның язмышын татар язмышы белән чагыштырып булыр иде.


1888 елның ноябрь аенда Сембер фабриканты Тимербулат Акчурин Самарның Казанская урамында яшәүче Павловтан җир сатып ала һәм мәчет төзи башлый. 1891 елны гыйбадәтханә сафка баса. Бу күренеш мөселманнар өчен олуг вакыйга итеп кабул ителә.

Ләкин дә Самарда беренче мәчет 1804 елны төзелә һәм бу турыда үзәк архивларда сакланган карта – схема раслый. Шул мәчет булган җирдә бүгенге көндә “У мечетной” исемле кафе эшли.

Икенче мәчетне XIX гасырның уртасында салалар, ләкин дә ул бина инде ишелгән. Гыйбадәтханәне шәһәрдәге беренче указлы мулла Абдрәхим Милзетдинов төзегән. Ул чыгышы белән Пенза өлкәсеннән булган.

1857 елдан башлап мәчеттә мулла булып, Абдрәхим Милзетдиновның углы Зәйнелгабетдин хезмәт итә башлый. Еллар белән Самарда ахун исемен ала. 1888 елдан башлап, ахун вазифаларын Шиһабетдин Минюшев башкара башлый.

Тарихи мәчет каршында мәдрәсә һәм мәктәп эшли. Татар, башкорт, казакъ халкы өчен муллалар чыгаралар. 1902 елны Тарихи мәчеткә имам булып, Мөхәммәтфатыйх Мортазин килә. Мөхәммәтфатыйх хәзрәт –1913 елга кадәр татар дөньясында бердәнбер "Икътисад" исемле журнал чыгарган шәхес.

Мөхәммәтфатыйх Мортазин – шәхес культы корбаны. Туксан яшенә чыгып баручы кызы Әдибә апа әле бүген дә күргән җәфаларын калтырап сөйли.

Тарихи мәчетнең 120 еллыгына багышлап, Шамил Галимов калын китапны язып бетереп килә. Әлбәттә, бу җыентык зур чорны һәм күп шәхесләрне эченә алачак.

Әлегә 12 битлек буклет басылып, халыкка таратылды. Борынгы гыйбадәтханәне торгызуда зур көчләр куела. Комплекста манара, мәдрәсә, бассейнлы-спорт заллы мәктәп һәм татар балалар бакчасы төзү күздә тотыла. Кунакханә, милли хәләл ризыклы ресторан төзү дә исәптә тора.

Тарихи мәчет Идел портыннан менгәндә юл өстендә, шуңа да Самар туризм маршрутына да керүен истә тоталар.

XS
SM
MD
LG