Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 05:03

Киевтагы мәхкәмә “әфлисун инкыйлабын” билгеләүне тыйды


Киевтагы мәхкәмә Украина башкаласында Бәйсезлек көнен – “әфлисун инкыйлабы”н бәйрәм итүне тыйды. Әлеге чараны үткәрергә “әфлисун инкыйлабы”нда катнашканнар коалициясе тәкъдим иткән, әмма Киев мэриясе моңа каршы булган.

Бәйсезлек көне 2004 ел вакыйгалары истәлегенә илнең элекке президенты Виктор Ющенко фәрманы белән 2005 елда кертелгән иде. Ул вакытта Виктор Януковичка каршылар оештырган ризасызлык чарасыннан соң, президент сайлауның икенче туры үтеп, анда Ющенко җиңгән иде.

XS
SM
MD
LG