Accessibility links

Кайнар хәбәр

«Синьхуа» АКШ-ка каршы катгый белдерү ясады


Көньяк-Көнчыгыш Азия илләре, әгәр Кушма Штатлар әлеге төбәктә үз йогынтысын көчәйтергә омтылса, «каршылык» күрсәтәчәк. Кытайның «Синьхуа» мәгълүмат агентлыгы, Индонезиянең Бали утравында үтүче Көнчыгыш Азия саммиты уңаеннан, әнә шундый катгый белдерү ясады.

Әлеге агентлык АКШ-ны «Салкын сугыш еллары вакытындагы кебек фикерләү» тарафдары булуда гаепләде.

Саммит вакытында АКШ президенты Барак Обама, Кытай премьеры Вэнь Цзябао, күзәтүчеләр әйтүенчә, Вашингтон һәм Пекин арасындагы бәхәсле мәсьәләләрне хәл итә алмаган. Сүз, беренче чиратта, юань курсы турында бара, АКШ аның бәясе түбәнәйтелгән дип саный. Һәм шулай ук Көньяк-Кытай диңгезендәге бәхәсле җирләр мәсьәләсе дә ачык калган.

АКШ Дәүләт секретаре Һиллари Клинтон әле күптән түгел генә төбәктә, аерым алганда Австралия һәм Филлипин белән элемтәләрне, шул исәптән хәрби хезмәттәшлекне дә, активлаштырырга җыенуларын белдергән иде.
XS
SM
MD
LG