Accessibility links

Беларус оппозициясе ЕврАзЭС-ка каршы


Беларус оппозициясе илнең Евразия икътисад берлегенә керүенә каршылык кампаниясе башлауларын белдерде.

Бүген “Беларус халык фронты” фиркасе җыелышында оппозиция вәкилләре: “18 ноябрьдә имзаланган документлар нигезендә интеграциянең тирәнәюе - Беларус бәйсезлеген тулысынча юкка чыгарачак”, дип белдерде.

Алар сүзләренчә, Русиянең сәяси элитасы “рус халкының бөек дәүләте” дигән сәясәт алып бара.

18 ноябрь көнне Русия, Беларус һәм Казакъстан президентлары евразия икътисад интеграциясе турында декларация имзалады. Аның нигезендә әлеге илләр киләчәктә уртак икътисад киңлегенә күчәчәк.
XS
SM
MD
LG