Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүриядә хөкүмәт көчләре оппозицияне эзәрлекли


Сүриядә хөкүмәт көчләре Хама вилятендәге Шезар шәһәрендә һәм илнең төньяк –көнбатышындагы Җамал әз-Зәвия төбәгендә хакимияткә каршыларны эзләп операция үткәрде.

Бу хакта Британиядәге Сүрия хокук яклаучылары белдерә. Алар әйтүенчә, Җамал әз-Зәвиядә электр уты бирүне туктатканнар, кесә телефоннары эшләми.

Бүген Төркия премьер-министры Рәҗәп Эрдоган илдә кан коюны туктату һәм реформалар үткәрү йөкләмәләрен үтәмәде дип, Сүрия хакимиятләрен һөкем итте.

Британия тышкы эшләр министрлыгы белдерүенчә, министр Уильям Һейг дүшәмбе көнне Сүрия оппозициясе вәкилләре белән очрашачак.

Бүген Гарәп дәүләтләре лигасының Сүрия хакимиятенә куйган кан коюны туктату таләбенең вакыты бетә. Әгәр ул үтәлмәсә, Сүриягә икътисадый чикләүләр яный.
XS
SM
MD
LG