Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 15:35

Русиядә наркоманнарның бер өлеше кодеинлы дарулардан ясалган дезоморфин, “крокодил” дип аталган наркотикларга күчкән. Татарстан җитәкчелеге мондый даруларны ирекле сатуны тыю турында карар кабул итте: хәзер мондый препаратларны күрше төбәкләрдән алалар.


Республика җитәкчеләре кодеинлы даруларны табиб рөхсәте белән генә сату турында карар кабул итсә, Русиядә бу юнәлештәге канун 2012 елның 1 июненнән генә көченә керәчәк.

Татарстан наркотиклар ясарга мөмкин булган даруларга беркадәр “киртә” куйса да, күршедәге Самар, Киров өлкәләрендә, Удмуртия, Мари Иле республикаларында, шул ук Мәскәүнең үзендә алар ирекле сатуда кала бирә.

Кәеф алуның нәтиҗәсе аяныч

Бу вазгыять буенча без наркотикларга якын булган кешеләрнең фикерләрен белдек. Светлана Цуканова һәм Ирина Теплинскаяның азмы-күпме дәрәҗәдә наркотикларга катнашлары бар. Аларга дезоморфин-“крокодил” хакындагы сорау беренче булып бирелде.

“Дезоморфин өй шартларында, кодеинлы дарулардан әзерләнә. Бәясе бик очсыз. Аны кулланучылар акча җыешалар да, дару алалар. Аннан химия белгечләре кебек, наркотик ясыйлар.

Аны кулланганда кеше кәеф ала. Ләкин нәтиҗәсе бик аяныч: кан тамырлары тыгыла, чөнки бу наркотикка дарулардан тыш бензин, тычкан агуы, ниндидер кислоталар кушыла. Иң куркынычы – кеше тере килеш чери”,- диде Светлана.

Ирина Теплинская озак еллар Калининград каласында яшәгән. Моннан 2 айлар чамасы элек Чаллыда яши башлый.

“Мин наркотикларны 30 еллар элек куллана башладым. Башта мәк кулландым. Аннан героинга күчтем. Дезоморфин кулланмадым, нәтиҗәсе куркытты.

Ирина Теплинская

Ирина Теплинская

30 ел эчендә чиста наркотиклардан алган авыруларымны “крокодил” нәтиҗәләре белән чагыштырып булмый. Дезоморфин кулланган танышларым тереләй череде. Араларында бер хатынның аскы казнасын кисеп алдылар. “Крокодил” бик зыянлы.

Наркотиклар булды һәм булачак. Аннан беркая да китеп булмый. Берсен тыялар икән, тагын да куркынычы барлыкка килә. Кешелек тарихында “крокодил” иң куркынычыдыр, мөгаен”,- дигән фикердә тора Ирина Теплинская.

“Тоз”дан, дезоморфиннан башлаучылар да бар

Без Иринадан наркотик куллануны нәк менә “крокодил”дан башлап җибәрүчеләр хакында мәгълүматлары булу-булмавы турында да кызыксындык.

“Минем тәҗрибәмдә андый хәлнең булганы юк. Мин яшь буын белән аз аралашам. Ә менә күпләрнең “тоз” дип исем алган наркотиклардан башлавын беләм. Күпләр аны зарарсыз, дискотека өчен генә, дип кабул итә. Янәсе, “тоз” кулландың да, төне буе биисең, хәрәкәттә буласың. Бу – ялгыш фикер”,- дип җавап бирде ул.

Ә менә Светлана исемле әңгәмәдәшебез наркотик куллануны дезоморфин-“крокодил”дан башлаучылар да бар, дип сөйли.

“Аерым фатирларда, притоннарда дезоморфиннан башлаучылар бар. Бу хәл аеруча яшьләр – фахишәлек белән шөгыльләнүчеләр арасында күзәтелә. Алар хәтта опиум, башка наркотиклар хакында белми дә. Мәк, героин кебек наркотиклар кулланучылар 10 еллар чамасы элек үлеп беткән динозаврлар кебек кенә калды.

Хәзер притоннарда системалы рәвештә наркотик кайнаталар. Әлеге химик матдәнең исе ерак тарала, теге яки бу подъездда “крокодил” кайнатканны аңларга була.

Тольятти, Пермь шәһәрләрендә аны кулланучы яшьләр аяксыз-кулсыз калалар. Ләкин кулланалар. Кодеин баш миенә кереп утырган, аннан арына алмыйлар. Барлык нәрсәне корбан итәргә әзерләр. Корбан күбрәк булган саен авырту да, куллану да арта гына бара”,- ди Светлана.

30 ел наркотиклык тәҗрибәсе булган Ирина наркоманнар белән эшләүче халыкара оешмада эшли. Бу чирдән котылуда дәвалау диспансерының әһәмияте зур, ди ул. Чаллыдагы наркодиспансерны Русиядә иң яхшылардан, дип саный.

Притоннар да, наркотик куллану да әлегә элеккечә кала

Дезоморфин куллану Чаллыда СПИД белән авыручыларның саны артуга да китергән.

Галимҗан Зарипов

Галимҗан Зарипов

Соңгы 2 елда "тоз"лар һәм дезоморфин кулланучылар саны арта. Безнең хисапка күрә, Чаллыда 3 меңнән артык кеше кодеинлы дезоморфинда утыра. Монысы наркотикларга каршы көрәш хезмәтләре нәтиҗәсе, дип уйлыйм. Чөнки шәһәрдә бүген героин табу бик кыен. Героин кыйммәт тә.

Шуңа безнең 3 мең кеше дезоморфинга утырды. Нәтиҗә шул: алар кодеинлы кушылманы бер савытта кайнаталар, бер савыттан кулланалар. Бу төркем кешеләренә ВИЧ-инфекцияле берәү эләксә, авыру барысына да күчә.

Бу юлны Тольятти узды. Анда 23 мең ВИЧ-инфекцияле кеше яши. Шуларның 18 меңе кодеинлы наркотиктан ВИЧлы булган. Чаллыда узган ел белән чагыштырганда инфекциялеләр саны 2 тапкырга артты. Без бу күренешне туктата алмасак, 5-6 елдан аларның саны 10-15 меңгә җитәчәк.

Шуны әйтәм, Чаллының хәле авыр. Дезоморфинда утыручыларның башы юньләп эшләмәячәк. Инде хәзер үк табиблар Чаллыда наркоманнарда барлыкка килгән шешләрне кисәләр. Тольяттида хәзер йөзләгән кеше кулсыз-аяксыз. 6-7 ай эчендә чаралар күрелмәсә, гарипләр саны бездә дә йөзләгән булачак. Аяклар кисү вазгыяте торган саен якынлаша.

Кодеинлы даруларны ирекле сатуны туктату турында Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы фәрманы Чаллыга да килде. Бу – яхшы әйбер. Кызганыч, Самар, Киров якларында сату ирекле. Аларда соңгы вакытта кодеинлы дарулар сату 2-3 тапкыр артып киткән. Димәк, наркоманнарыбыз шул якларга барып дарулар алган. Притоннарыбыз да шул килеш калды.

Клиентларыбыз әйтүенчә, притоннар әле күп, дезоморфинны да ачыктан-ачык саталар. Чаллыда аны таксистлар аша да, телефон аша да табып була”,- дип сөйләде безгә Чаллы СПИД үзәге баш табибы Галимҗан Зарипов.

Чаллыда менә шундыйрак күренеш. Европага якын булган Калининградта хәлләр ничек? “Анда дезоморфин кулланучылар бик аз, анда героин, чөнки чик буе якын”,- дигән җавап сүзен әйтте Ирина Теплинская.

XS
SM
MD
LG