Accessibility links

Кайнар хәбәр

Либия хакимияте Каддафи улына гадел мәхкәмә булыр дип вәгъдә итә


Соңгы хәбәрләргә күрә, Каддафи улын кулга алган хәрбиләр аны мәхкәмә башланганга кадәр туган шәһәреннән чыгармаячакларын, белдерде. Алар Сәиф әл-Әслам Либиядә хөкем ителергә тиеш дигән таләп куйды.

Аңа кадәр Либия хакимияте бәреп төшерелгән диктатор Мөәмәр Каддафиның улы – Сәиф әл-Исламнан үч алуга юл куелмаячак дип белдереп аңа гадел мәхкәмә вәгъдә иткән иде.

Либия хөкүмәте башлыгы Габдел Рәхим әл-Киб сүзләренчә, ил җитәкчелеге Халыкара җинаятьләр мәхкәмәсе белән Каддафи улына мәхкәмәне кайда – Либиядә, йә булмаса Һаггта үткәрү турында сөйләшәчәк. Сәиф әл-Ислам илнең элекке хөкүмәтенә каршы халык күтәрелешләрен көч кулланып бастыруны оештыручыларның берсе. Ул кешелеккә каршы җинаятьләрдә гаепләнә.

Британия, Франция һәм АКШ Либиянең яңа хакимиятен Халыкара мәхкәмә белән хезмәттәшлеккә, Каддафи улына гадел мәхкәмә тәэмин итәргә чакырган иде.

Сәиф әл-Исламның кайда булуы билгеле түгел иде, ул Либиянең көньягында берничә тән сакчысы белән бергә кулга алынды.
XS
SM
MD
LG