Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 06:13

Гарәп дәүләтләре лигасы Сүрия тәкъдимнәрен кире какты


Гарәп дәүләтләре Лигасы Сүриядә сәяси кризисны җайга салу планына Шәм-Шәриф өстәмәләрен кире какты.

Лига белдерүендә, бу өстәмәләр әлеге тынычлык планына, аерым алганда, Сүриядә Гарәп дәүләтләре лигасы күзәтүчеләрен урнаштыруга һәм оппозициягә теләктәшлек белдерүчеләргә каршы гаскәр куллануны туктатуга аяк чала.

Шимбә Лиганың Сүриядә кан коюны туктатырга дигән таләбенең вакыты чыкты. Сүриядә иминлек көчләре һәм президент Бәшәр Әсад режимына каршылар арасында бәрелешләр дәвам итә. Шимбә кимендә 15 кеше һәлак булган. Якшәмбе төнендә Шәм-Шәрифтә хакимияттәге Баас фиркасенең баш идарәсе урнашкан бинага гранатометтан атканнар.

Кичә Сүрия президенты Британиянең The Sunday Times-ка әңгәмәдә үзенең “баш ияргә” җыенмавын һәм халыкара басымга бирешмәячәген әйткән иде.

Шимбә Изарил саклану министры Эһүд Барак, Бәшәр Әсадның хәзерге режимы якындагы бернисә ай эчендә халыкара җәмәгатьчелек басымы астында калырга, ә Әсад үзе Мөәммәр Каддафи һәм Саддәм Хөсәен язмышына дучар булырга мөмкин, дип белдерде.

Барак шулай ук, Әсад хакимияте җимерелсә, Якын Көнчыгыштагы вәзгыятьнең уңай якка үзгәрүенә этәргеч бирәчәк, дип саный. Бу хакта Би-би-си хәбәр итә.

XS
SM
MD
LG