Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 16:47

Самар шәһәре татар милли хәрәкәте әйдәманы Мансур ага Ямалетдинов белән әңгәмә тәкъдим итәбез.


Самарда татар милли хәрәкәтенә бик күпләр үз өлешләрен кертте. Артка борылып карасаң, ике дистәдән артык гомер узган. Милләткә хезмәт итәргә теләгән кешеләргә һәрвакыт зиһененә карата эш табылып торды һәм торачак та әле. Теләк кенә булсын.

Садретдин углы Мансур Ямалетдинов – Самар татар милли хәрәкәтендә аерым бер эз калдырган шәхес. Ун ел буена Самар шәһәр милли-мәдәни мохтарияте мөдире булып эшләде. Агымдагы күп эшләр белән беррәттән милләт хәтерендә истә калырлык чаралар оештырды.

Самар каласындагы музыка мәктәпләрендәге төрле милләт укучылары башкаруында татар композиторлары көйләрен зур сәхнәләрдән яңгыратты.

Мансур ага чыгышы белән Чуашстанның атаклы Шыгырдан районыннан. Анда һәр авыл сокланырлык. Ә менә Мансур аганың авылы – Кызыл чишмә исеме белән дә үзенә җәлеп итеп тора.

Кызыл чишмә – татар дөньясына бик күп асыл затларны бүләк иткән төбәк. Халкы уңган, булдыклы. Зирәк һәм әйдәманлык сыйфатына ия ирләр көн күрә анда. Танылган шагыйрь Кави Латыйп та Кызыл чишмәдән. Яшь сәләтләр белән оста иттереп эшли белүче галим Җәүдәт Сөләйман да шул авылдан.

Сигезенче дистә белән барган Мансур агабыз зирәк акылга ия, оныкларын тәрбияли. Төпле киңәшләрен бирә белә. Зур һәм катлаулы гомер узган кешегә сораулар да күп була. Шуларның берничәсен Мансур агага юнәлттек.

– Сез сугыш чоры баласы. Хәтер дигән китапта ниләр истә калды?

– Ил күргән афәтне миңа да татырга туры килде. Ярым ачлык. Төп ризык булып үләннәр истә калган. Шул үләннәр витамин чыганагы булган, күрәсең.

– Ә рухи азык кайсы чишмәдән алынды?

– Һәр авылның үз мохите. Җәй көннәрендә кичен йорт эшләре тәмамланганнан соң әниләр йон эрләргә, оекбаш бәйләргә урамга чыгып чирәмгә утыралар иде. Күршедә яшәүче укытучы Зәйнәп апа Йосыф кыйссасын укып, фарсы-гарәп телләрен яхшы белеп, аны безгә аңлата иде. Без – малай-шалайлар шул кыйссаларны тыңлый-тыңлый татар телебезне, әдәбиятыбызны, яратып үстек. Хәттә шагыйрь булырга да хыяллана идек.

Шагыйрь булырга хыяллангансыз, ә үзегез Самарның атаклы ракета-космик комплексында инженер булып эшләгәнсез...

– Балачак хыялы белән олылыктагы тормыш туры килеп бетми бит.

– Сез мәктәптә кайсы телдә укыдыгыз?

– Татар телендә. Хәзерге вакыттан аермалы буларак, ул елларда ата-аналардан сорап тормыйлар иде, кайсы телдә укытасыз дип. Татар баласы татар мәктәбенә, чуаш баласы чуаш мәктәбенә бара иде.

* * *

Мансур Ямалетдинов милли хәрәкәткә егерме елдан артык гомерен багышлады. Аның хезмәттәше, яшьтәше, фикердәше Азат Надыров аның турында болай диде:

“Ата-аналарның, балам татарча укыса югары белем ала алмый, дигән ялгышлыгын Мансур раслаган шәхес. Татарча укып, авиация институтына имтиханнарны бишлегә биреп, зур бәйгедән узган егет ул. Авиация заводында бик җаваплы тармакны җитәкләгән ир.

Милләтебезгә хезмәте олыдан. “Бердәмлек” гәҗитәсен ачканда җиң сызганып эшләде. Идел буенда динебез Ислам кабул итүгә багышланган фәнни конференцияне оештырды. Музыка мәктәпләрендәге төрле милләт балалары башкаруында татар композиторларының әсәрләрен күп еллар буена сәхнәләрдә яңгыратты.

Балачакта ишеткән Йосыф кыйссасын кызы Гүзәл авызыннан сәхнәдән көйләтте. Рәсәйдә беренче буларак хәләл ризыкларны сатуны оештырды. Самар кош фабрикасында мөселманча тавык чалуны оештырды. Самар Җәмиг мәсҗеден салуда активларның берсе булды.”

Милләтпәрвәр Әхмәдулла углы Җәмил Вәлиуллин да үз фикерен белдерде: “Мансур аганы бер сүз белән дә бәяләргә була – миллиметровщик. Ул һәрнәрсәдә төгәл булды. Мәсьәләнең төбенә төшә белде, проблеманың артын күрә белә иде. Беркемгә куштанланмады. Милләт мәнфәгатен сатып, шәхси отыш эзләмәде”, диде ул.

XS
SM
MD
LG