Accessibility links

Кайнар хәбәр

Интернетта сатуга сабыйлар чыгарылды


eBay баш-фатиры, Сан-Хосе, Калифорния
eBay баш-фатиры, Сан-Хосе, Калифорния
Дөньякүләм популяр eBay интернет-аукцион сәхифәсендә ике имчәк бала сатуга тәкъдим ителде. 45 минуттан тәкъдим сәхифәдән алынды, әлеге хәлне хәзер полиция тикшерә.

eBay – интернет аша аукцион һәм сәүдә хезмәтләре күрсәтүче американ ширкәте. Төрле илләрдә җирле телләрдә эшләүче аерым сәхифәләре бар. Төп идеясе – сатучы белән алучыны кавыштыру.

DPA агентлыгы хәбәр итүенчә, eBay сайтының алман телле сәхифәсендә билгесез бер кеше Изерлон шәһәрендә туган ике сабыйны сату турында игълан урнаштырган. Бу игъланны Һаген шәһәрендә яшәүче бер хатын-кыз күреп алган һәм шундук балаларны яклау идарәсенә хәбәр иткән. eBay вәкилләре сүзләренчә, аларга барлыгы егермегә якын шикаять килгән. 45 минут үтүгә бу тәкъдимне сәхифәдән алырга карар иткәннәр.

Бу гадәттән тыш хәлне полиция тикшерә башлаган. Балаларны сату тәкъдимен урнаштырган кеше әлегә табылмаган. Бу үзенчә дорфа шаярту булган дигән фикерләр әйтелә, икенче яктан, баласын үстерә алмаган берәр кешенең ярдәм сорау ысулы да булырга мөмкин, диючеләр бар.

Шунысы кызык, моңа охшаш хәлнең инде булганы бар иде. Май аенда 19 яшьлек Отем Брэден үзенең ике яшьлек кыз кардәшен сатуга чыгарган иде. Аның сүзләренчә, ул eBay системасының ничек эшләгәнен тикшерергә теләгән.

2009 елның сентябрендә исә ун яшьлек британияле Зои Пембертон аукционда үзенең әбисен тәкъдим итте. “Тауар”ның уңай ягы итеп ул әбисенең кроссвордларны яхшы чишүен күрсәтте.

eBay сайтында еш кына үзенең җанын, Һитлер чәчләрен, хәтта аерым шәһәрләрне һәм башка шундый башка сыймаган әйберләрне “сатучы” кешеләр очрый.
XS
SM
MD
LG