Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 17:53

Язучы, шагыйрь Гарифҗан Мөхәммәтшин күптән түгел 70 еллык гомер бәйрәмен билгеләп узды. Аның белән Советлар Берлеге чоры, хәзерге заман хакында әңгәмә кордык.


Гарифҗан Мөхәммәтшинның туган җире – Мари иле белән Киров өлкәләре чигеннән ерак булмаган Балтач районындагы Арбор авылы. Шулай да аңа татар әдәбияты белән бергә татар мәгарифе дә яхшы таныш: заманында ул Мамадыш районының Үсәли авылында, Балтач районының Чепья авылы мәктәпләрендә физика, математика укытучысы, директор урынбасары булып эшли.

1977 елда Яңгул урта мәктәбе директоры итеп билгеләнә. Шул ук елда Балтач район хакиме урынбасары буларак эшкә чакырыла. Хәзерге вакытта пенсиядә.

Декабрь аенда советларның таркалуына 20 ел тула. Ул вакытта Гарифҗан әфәнде 50 яшьлек ир уртасы, район җитәкчеләренең берсе була. Ул бу вазгыятьне яхшы хәтерли, шушы уңайдан без аның белән Советлар Берлеге чорында татарларга, урысларга булган мөнәсәбәт, шул заман хакында фикер алыштык

74 ел буена советлар кулында булган ил Гарифҗан Мөхәммәтшин күңелендә ни рәвешле истә калган?

– Совет чоры – безнең өчен туу-үсү, кеше булып формалашу һәм гомернең иң эшчән булып узган дәвере. Безнең буын кешеләре ул заманны сагынмый кала алмый. Бу табигыйдыр.

Ул чорның уңай, тискәре яклары бар иде. Советның соңгы елларында тискәре күренешләр өстенлек итте. Гомумән, совет чорында ни вакыт кына тыныч вазгыятьтә яшәдек икән?

Гел үзгәрешләр, яңа ыргылулар: кайберләре сабыйлар хыялы кебек булса, максатка ярашлылары да бар иде. Бүгеннән карап ул чорга бәя бирү кыен. Нормаль үсеш булганда, 90 еллардагы хәл булмас та иде. Шулай да ул елларны сагынам.

Гарифҗан әфәнде, ул заманда Мәскәүдән, Казаннан партия күрсәтмәләре, карарлары, директивалары елга булып ага иде. Җитәкче буларак аларны үтәргә ашыктыгызмы?

– Карарларны, күрсәтмәләрне халык ихтыяҗын күздә тотып кабул ителгәннәр иде, дип саныйм. Үзебезгә килгәннәрен үтәү генә түгел, халык мәнфәгате өчен арттырып үтәргә тырыштык.

Бер генә мисал китерәм. Ул вакытта иң зур проблем юллар булмау иде. Юл бит район тормышын тәэмин итүне аңлата. Бу эшнең әһәмиятен аңлап, аңа җиң сызганып кереп китүче партиянең район комитеты беренче секретаре Рәфыйк Абдулла улы Фәезханов булды.

Минем үземә дә турыдан-туры җитәкчелек итәргә туры килде. Без районда юл төзүне үз көчебез белән башкарып чыктык. Язгы чәчү тәмамлана, без юл төзү айлыгы игълан итәбез. Колхозлар, оешмалар техникасын бер урынга туплап, балчык юл күтәртелә, өстенә вак таш җәелә. Ул чакта асфальт турында уйлау да юк. Менә шулай итеп 90 елларга һәр авылга күтәртелгән юл салдык.

Ул заманнарда Балтач күршесендәге Мари Иле республикасында, Киров өлкәсендә халык чагыштырмача яхшы тәэмин ителде, яхшырак яшәде, дигән фикерләр дә бар...

– Яхшы, начар яшәгәннәр дигән бәя бирмәс идем. Ләкин алар шунысы белән аерылып торды: аларга дәүләт ярдәме бик зур булды. Авылларында комплекслар, фатирлар төзү көчле иде. Шул ук елларны без үз көчебез белән төзедек. Әйе, аларга дәүләт төзеп бирде. Дәүләт төзегән җирдә юллар бар, ә тегеләй юк. Әле хәзер дә юк.

Шушы күренеш ул чорда Мәскәүнең Татарстанга булган мөнәсәбәтен күрсәтми микән?

– Мин зур дәрәҗәдәге дәүләт җитәкчесе түгел, анысын әйтә алмыйм. Әмма кырын караш бар иде. Әйтик, болар үзләре эшли, үзләре булдыра, дигән уйлары булгандыр. Без бит бик күп нәрсәне үз көчебез белән башкардык.

Бүген әйтәләр бит, урыс милләте кимсетелгән, артта калган, диләр. Ул Жириновскийның сөйләгәнен карагыз... Кем кимсетергә мөмкин урысны? Киресенчә, урыс өчен бөтен шартлар тудырыла: урыс мәктәпләре, урыс мохите...

Татарстанны гына алсак та, син монда татарча сөйләшә, татар мохитендә яши алмыйсың. Урысларга теге вакытларда булган аерым караш урыс халкын шушы дәрәҗәгә китереп җиткерде.

Туган авылыма хәзер дә кайтам. Шаккатам: 90нчы елларда Арборда өч нигезнең икесе буш иде, бүген авылга кайтып төпләнүчеләр күп. Андыйларга хәзер буш урын юк, җирне читтән чыгып алырга тиешләр.

Татар бүген дә авыр хәлдән зарланмый, безне кемдер кимсетте, дип кычкырмый, ул яши. Жириновский “за русских” дип кычкыра, “за татар!” дими бит. Ә татар үз тормышын үзе тәэмин итәргә тиешлеген аңлый.

Урысның карашы башкачарак, без дәүләткә эшлибез, дәүләт безне тәэмин итәргә тиеш, дип саный. Мин Киров өлкәсенә баргач булган сөйләшүне хәтерлим.

Бер йорт каршындагы рәшәткәләрнең череп, кубып төшкән җирләре бар иде. “Соң шуны гына рәтләп куеп булмыймыни”, дигән сүз чыкты. “Это же государственная квартира”, дигән җавап та ишетелде. Шунда яши, әмма аның бу рәшәткәсен дә дәүләт килеп кагып бирергә, тәрәзә каршындагы әрекмән-кычытканын да дәүләт чабып бирергә тиеш.

Татарстанда совет чорында, аңа кадәр нигез салынган бик күп урыс авыллары таркалды. Балтачта урыс авыллары бар идеме, алар исәнме?

– Районда чиста урыс авылы булмаган. Алар барлыкка килә башлаган иде, әмма булган вакыйгалардан соң шәһәр җиренә китеп бетте. Чөнки авылда эшләргә кирәк, ансыз яшәп булмый.

Ә болай урыслар районда күп яшәгән. Революциягә кадәр дәүләт урысларны татар, мари, удмурт авылларына күчереп утыртуны хуплаган. Чөнки бу халыкларны христианлаштыруда бик тә үтемле бер чара булган.

Гарифҗан әфәнде, совет чоры матбугаты хакында фикерегезне беләсе иде. Татар өчен “Социалистик Татарстан”, “Татарстан яшьләре”, “Яшь ленинчы” кебек газетлар гына чыга иде. Матбугат күбрәк булса, яшәве дә күңеллерәк булмас идеме икән?

– Җәмгыять нормаль яшәсен өчен анда төрле фикер яшәргә тиеш. Кайсы караш өстен, кайсы түбән икәнне тормыш, мантыйк үзе сайлап ала. Мәсьәләгә тәнкыйть күзлегеннән караганда, аның яхшы, начар якларын аерып алу җиңелрәк бит.

Гел бер фикер сөйләнә икән, гел ит шулпасын ашау туйдырган кебек, ул үзеннән читләштерә башлый. Мәҗбүри рәвештә җәмгыятьне кадаклап тору – совет хакимияте таркалуында төп сәбәпләрнең берседер.

1991 елның декабрендә Советлар Берлеген таркату турындагы килешүгә кул кую, фетнә вазгыятен диикме, хәтерлисезме? Аны ничек кабул иттегез?

– Бик яхшы хәтерлим. Бер яктан уңай, икенче яктан үкенеч белән кабул иттем. Илне андый юл белән үзгәртәсе түгел иде. Тоттык та, чаптык. Ул бит агач ботагы түгел, җәмгыять төзелеше турында сүз бара!

Уйлап эшләгән эш булмады ул. Яңасы юк, искесен җимерергә кирәк. Русиядә гомергә шулай булган. Безнең 70 еллык гомерне генә алыйк. Аның да 50 елы гына – аңлы чор. Шушы чор да моны ачык итеп күрсәтә.

Болар өстенә гомер уйлануларыңны да өстәсәң, менә болай дияр идем: Русиядә феодализм да, капитализм да, социализм да, коммунизм да төзеп була. Ләкин нәрсә генә төзесәк тә, Русия килеп чыга.

Коткарыгыз, үтерәләр, дип кычкырып тора. Үзе үтерә, үзе кычкыра. Үзе урлый, әнә тотыгыз -- урлыйлар, дип шар яра. Максатсыз, мәгънәсез җәмгыять барлыкка килә. Путин сүзләре белән әйтсәм, "сортир" килеп чыга. Менә еллар, чорлар, гасырлар алышына. Ләкин төпле, максатчан, алга таба үсешне күздә тотып эшләнгән бер эш тә юк.

Гарифҗан әфәнде, совет чоры үзенең дефициты, тауарны таба белү дәрәҗәсе белән дә данлыклы иде.

– Ул күренеш хәтергә яхшы кереп калган. Аның тамырын аңларга кирәк. Советлар Берлеген таркату 90 елларда башланмады. Ул 60нчы елларда ук күзәтелә иде. Партия никадәр тәртип булдырырга тырышса да, илдә тупланган байлыкны кесәгә тутыру максаты белән яшәгән көчләр, аңа каршылык күрсәтте.

Хрущевны постыннан алган бер төндә кибетләрдә авызга алмаслык кап-кара ипи барлыкка килүен әйбәт хәтерлим. Менә бу түнтәрелешне халыкка уңай күренеш, уңай адым, дип аңлатырга җиңел нигез таптылар. Янәсе, ашарлык ипи дә юк иде, Хрущев шуңа алып ташланды.

Совет системасы таркалуның бер сәбәбе – кара көчләр ишәя барды. Бүгенге җәмгыятьтә бөтен иреклек, мөмкинлекләр булуга карамастан, алга бармауның нигезендә шул ук сәбәп ята. Әнә шул кешеләр бүген хакимияткә килде һәм алар миллионнар белән генә канәгать түгел, аларга йөзләгән миллиардлар кирәк.

* * *

Гарифҗан Мөхәммәтшинның Русиядәге элекке, хәзерге вазгыятькә кагылышлы фикерләре 70 еллык юбилее уңаеннан “Мәйдан” журналында, “Бөеклек” дигән язмасында да урын алган. Язманың кереш өлешендә Николай Гогольнең мондый юллары китерелә: "Русь, куда же несешься ты? Дай ответ!"

"Гасыр ярым элек бөек язучы һәм фикер иясе йөрәк әрнүе белән куйган әлеге сорау русиялеләрнең күпчелегенә тынгылык бирми. Илнең гап-гади гражданнарыннан алып иң зур фикер ияләренә кадәр шушы сорауга җавап эзли. Таба алмагач аптырап, Тютчев сүзләре белән “Умом Россию не понять...” дип кул селти дә, бөек Пушкинга кушылып “...черт догадал меня родиться в России с душою и талантом!” дип көрсенеп, Лермонтов сүзләре белән “Прощай, немытая Россия!” дип, бәхет эзләп чит илләргә юнәлә яки, үз эченә бикләнеп, тормыш баткагына, Горькийча әйтсәк, “на дно” тәгәри.

Чыннан да, бүгенге Русиянең эчке һәм тышкы сәясәтенә күз салсаң, аның эзлексезлегенә, мәгънәсезлегенә таң каласың. Һәрнәрсәдән курку-шикләнү, икейөзлелек, икеле стандартлар, чәбәләнү, урынсыз дәгъвалар, мәгънәсез әтәчләнү кычкырып тора.

Бүген бөек Русия төзү, аңа мәхәббәт, патриотизм хисе тәрбияләү турында күп сөйләнә. Ә мондый сәясәт белән бөек ил төзеп буламы соң?! Абсурд! Инде аңга гына түгел, тамакка кылчык булып кадала торган әлеге шигарләрне тыңлаганда, минем күңелемә французларның “Ахмаклык та – Аллаһ бүләге, әмма аннан усал ниятләрдә файдаланырга ярамый” дигән акыллы әйтеме килә", ди Гарифҗан Мөхәммәтшин.

Әңгәмәбезне Гарифҗан әфәнденең 4 юллык шигыре белән тәмамлыйбыз.

Бишенче гасыр яшибез коллыкта,
Калган балык кебек сусыз комлыкта,
Буыннарны алыштыра буыннар –
Үлмәгән дә, яшәү дә юк чынлыкта...

Язучының юбилее Казанда, филармония залында зурлап уздырылды.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG