Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 18:39

Испаниядәге сайлауда оппозиция җиңде


Ял көнне Испаниядә үткән парламентка сайлауда либерал Халык фиркасе җиңү яулады. Канун чыгару пулатында алар иң күп тавыш җыйды һәм шул рәвешле якын арада яңа хөкүмәт төзеләчәк.

187 депутат урынына лаек булган Халык фиркасеннән тыш коммунистлар да шактый уңышка ирешә. 2008 елдагы сайлаудан соң алар тарафыннан парламентта бер депутат булса, хәзер 11-гә җитте. Белгечләр фикеренчә, элек хакимлек иткән социалистларның сайлаучылары башка фиркаләргә, шул ук коммунистлар ягына күчә. Шуңа да хакимият фиркасе бары 110 мандатлык кына тавыш җыя.

Оппозиция фиркасе җитәкчесе Мария Долорес де Коспедаль сайлаучылар алдында ялкынлы чыгыш ясады.

“Безнең өчен тавыш биргән барлык ир-атларга һәм хатын-кызларга олы рәхмәтемне җиткерәм, ышандырып әйтә алам, без аларның өметләрен аклаячакбыз”, диде ул.

Җиңүче фирканең төп максаты – Испанияне тирән икътисади кризистан чыгару, эшсезлекне, бюджет дефицитын бетерү.

XS
SM
MD
LG