Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 11:21

Камал театрында шагыйрь, Тукай бүләге иясе, “Татар кешесе” җыры авторы булган Гәрәй Рәхимнең (Григорий Родионовның) 70 яшьлек юбилее узды. “Үз илемдә – үз җырым” кичәсендә Гәрәй Рәхимгә Татарстанның халык язучысы исеме тапшырылды. Хәзер республикада бу исемне йөртүчеләр 11 булды.


Гәрәй Рәхимнең чын исеме – Григорий Василий улы Родионов. Гәрәй Рәхим тәхәллүсен Лениногорски районы Аланлык авылында туган яшь иҗатчыга данлыклы шагыйрь Хәсән Туфан тәкъдим итә. Шуннан бирле Родионов Гәрәй Рәхим булып йөри.

Юбилярның иҗат бәйрәменә бөтен татар зыялылары җыелган иде. Гәрәй Рәхим шигырьләре белән башланып киткән кичәдә иң башта язучылар берлеге рәисе Илфак Ибраһимов чыгыш ясады.

Алтмышынчы елларда шигърияткә дулкын булып килеп кергән Гәрәй Рәхим, Ренат Харис, Равил Фәйзуллин, Рәдиф Гаташ, Рөстәм Мингалимнәр иҗаты ярты гасыр дәвамында яшь буынны тәрбияләде, дигән фикердә тора ул.

Гәрәй Рәхимне Зилә Вәлиева котлый

Гәрәй Рәхимне Зилә Вәлиева котлый

Гәрәй Рәхим кичәсенә санап үтелгән бишлектән Рөстәм Мингалим генә килә алмаган иде. Алтмышынчылар бишесе дә – Тукай бүләге лауреатлары.
Кичә вакытында Татарстанның премьер-министры урынбасары Зилә Вәлиева Гәрәй Рәхимгә Татарстанның халык язучысы исемен тапшырды. Аның шигърият, проза, драматургия өлкәсендә, Татарстанда төшерелгән беренче нәфис фильм “Исә Болгар җилләре”нә сценарий язуын билгеләп узды.

Гәрәй Рәхимгә Татарстанның Дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев тә котлау хатын җибәргән. Шәймиев Гәрәй Рәхимне татар җанлы керәшен кешесе дип атаган.

Гәрәй Рәхимне “Җыен” фонды, Татарстан керәшеннәре оешмасы, язучылар: Туфан Миңнуллин, Разил Вәлиев, шагыйрьләр: Ркаил Зәйдулла, Марсель Галиев, Ләбиб Лерон тәбрикләде. Республиканың “Бәрмәнчек” ансамбле дә чыгыш ясады.

Җырчылардан Рөстәм Маликов, Галина Казанцева, юбилярның якташы Людмила Аланлы, Айдар Фәйзрахманов Гәрәй Рәхим шигырьләренә язылган җырларны башкарды. Илһам Шакиров исә “Ал калфак” җырын җырлап, юбилярны туган көне белән котлады.

Юбилей кичәсендә Гәрәй Рәхимнең уллары Кубрат һәм Даут та әтиләренең шигырьләрен яттан сөйләде. Ахырда Гәрәй Рәхим тел, милләт турында яңа язган “Аера күрмә” шигырен укыды.

Кичәнең сценарий авторы Ркаил Зәйдулла

Кичәнең сценарий авторы Ркаил Зәйдулла

Гәрәй Рәхим 1980-1987 елларда РСФСР язучылар идарәсендә Татарстан, Башкортстан, Чуашстанның әдәби консультанты, Урал һәм Идел буе төрки әдәбиятлар комиссиясенең җаваплы сәркатибе һәм РСФСР милли әдәбиятларының баш консультанты була.

1987-1992 елларда Гәрәй Рәхим Татарстан Язучылар берлеге идарәсендә рәис урынбасары, соңыннан “Шәһри Казан” газеты редакциясендә бүлек мөдире, 1992 елдан ул Татарстан Дәүләт шурасының мәдәният һәм милли мәсьәләләр даими комиссиясендә референт һәм баш референт булып эшли.

Аның “Моңнарым” (1978), “Тимер торна” (1993), “Замандашларыма ачык хат” (1999) һәм башка шигырь җыентыклары, “Көннәр язга авышкач” (1974), “Туган йортта” (1983), “Татлы сагышларым” (1991), “Иске самавыр торбасы” (2000) һәм башка повестьлар, хикәяләр җыентыклары нәшер ителде.

Мәктәп сәхнәләре өчен язылган пьесалары һәм скетчлары “Шатлык елы” (1972) китабында дөнья күрде. Гәрәй Рәхимнең әле драматург буларак пьесалары Минзәлә, Туймазы һәм башка татар театрларында сәхнәләштерелде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG