Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 21:14

“Булгария”гә бәйле җинаять эшен карау декабрьгә күчерелә


Татарстанның Кама Тамагы районы мәхкәмәсе, батып баручы “Булгария” көймәсенә ярдәм итми киткән “Арбат” йөк корабы капитаны Юрий Тучинның җинаять эшен карауны 16 декабрьгә күчерде.

Җинаять эше җиңеләйтелгән тәртиптә тикшереләчәк, чөнки капитан үз гаебен таныган.

Тикшерүчеләр белдергәнчә, гаепләнүче 10 июльдә - “Булгария” көймәсе баткан көнне “Арбат” йөк корабын йөрткән. Иделдән йөзеп барганда аның корабына һәм экипажга бернинди куркыныч янамаган килеш коткару көймәләрендәге кешеләргә ярдәм итмичә үтеп киткән.

Шул ук мәддә нигезендә, “Дунайский-66” корабы капитаны Александр Егоров та ярдәм күрсәтмәүдә гаепле дип белдерелә. Аның җинаять эше дә Кама Тамагы район мәхкәмәсенә җибәрелгән. Әлегә аның җинаять эшен карау көне билгеле түгел.

XS
SM
MD
LG