Accessibility links

Кайнар хәбәр

Юлия Тимошенко авыр хәлдә урын өстендә ята


Тикшерү барганда ябып тору урынында булган Украинаның элекке хөкүмәт башлыгы Юлия Тимошенко авыр хәлдә, сәламәтлеге нык какшаган, дип хәбәр итте кеше хокукларын яклаучы Нина Карпачева.

“Бишенче каналга” биргән әңгәмәсендә ул, ял көнне Киевның тикшерү идарәсенә баруын әйтте. Карпачева сүзләренчә, Тимошенко башын да күтәрә алмыйча урын өстендә ята. Элекке хөкүмәт башлыгын ашыгыч рәвештә ябу урыннан күчереп сәламәтлеген тикшерергә һәм дәваларга кирәк, ди Карпачева.

Ябылу урынында Тимошенкога карата хезмәткәрләрнең мөнәсәбәтен дә тикшертергә кирәк, ди ул.
XS
SM
MD
LG