Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 03:16

2011 елның 18 ноябрендә Татарстанның коммерцияле булмаган оешмаларның беренче форумы узды.


Татарстанда 6 меңнән артык коммерцияле булмаган оешма теркәлгән. Алар арасында коммерцияле булмаган фондлар, ассоциацияләр һәм башкалар бар. Форумда республиканың төрле иҗтимагый оешмаларыннан барлыгы 900дән артык кеше катнашкан.

Күпчелек коммерцияле булмаган оешмаларның эшчәнлеге инвалидларга, ятим балаларга, гаиләләргә, сугыш һәм хезмәт ветераннарына ярдәм күрсәтүгә юнәлгән. Коммерцияле булмаган оешмаларның социаль хезмәттә дә тәҗрибәсе бар.

Республикада төрле хәйрия оешмалары күп, волонтерлык эше дә киң таралган. Форумда катнашучылар “Республиканың коммерцияле булмаган оешмалары гражданлык җәмгыятенең аерылгысыз бер өлеше булып тора”, дип белдерә.

Коммерцияләре булмаган оешмалар өчен җәмгыяви ярдәм һәм ватандашлар ышанычы мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора.

Форум кысаларында Татарстан республикасының президенты Рөстәм Миңнеханов һәм премьер-министр урынбасары Зилә Вәлиева чыгыш ясады. Рөстәм Миңнеханов җәмгыять өчен мөһим проектларны тормышка ашыру максатыннан бәйгедә җиңүче оешмаларга министрлар кабинеты грантларын тапшырды. Форумның эше резолюция кабул итү белән тәмамланды.

Коммерцияле булмаган оешмаларның эшчәнлегенә төп ярдәм булып, төрле грантлар тора. 2011 елны коммерцияле булмаган оешмалардан тәкъдим ителгән 139 проекттан 35енә 5 миллион сумлык ярдәм күрсәтелгән.

Иҗтимагый пулат әгъзасы Рәис Төхфәтуллин “Азатлык” радиосына шушы форумны тормышка ашыру фикеренең ничек барлыкка килгәнен сөйләде.

“Гражданлык җәмгыяте бөтен җирдә бар. Татарстанда да төрле оешмалар күбәеп бара. Элек традицион оешмалар – ул профсоюзлар, дини оешмалар булган. Хәзер төрле тармакта яңа оешмалар: алар арасында инвалидлар, балалар белән эшләү оешмалары бар.

Хәзерге вакытта Татарстанда 6 мең оешма рәсми рәвештә теркәлгән. Аның бер өлеше актив эшчәнлек алып бара, бер өлеше теркәлгән килеш кенә тора. Һәр оешманың үз эшләреннән башка төрле проблемнары да бар.

Шул проблемнарны әзрәк җайга салу, оешмаларны җәмгыятькә кирәкле якка юнәлтү өчен төрле эшләр уйланыла. Бу өлкәдә Татарстан республикасының иҗтимагый пулаты да эшли. Пулатның максаты – иҗтимагый оешмаларны берләштерү, аларны дәүләт белән бәйләү.

Рәис Төхфәтуллин

Рәис Төхфәтуллин

Иҗтимагый пулат эшен актив алып барса да, аның да мөмкинлекләре чикле. Чөнки бик күп проблемнар шушы иҗтимагый оешмалар һәм дәүләт органнары арасында килеп туа.

Дәүләт оешмалары иҗтимагый оешмалар белән эшләргә атлыгып тормый.

Иҗтимагый пулатның инициативасы һәм президент Рөстәм Миңнеханов әмере белән коммерцияле булмаган оешмаларның форумы узды. Беренче форумда 900ләп кеше катнашты. Алар төрле секцияләрдә эшләде. Һәр бүлек үзенә күрә әһәмиятле мәсьәләне карады.

Мисал өчен, беренче секциядә – хөкүмәт органнары белән җирле иҗтимагый оешмаларның мөнәсәбәтләре, икенчесендә социаль инновацияләргә бәйле мәсьәләләр каралды, өченчесендә иҗтимагый оешмаларның милләт һәм динара мөнәсәбәтләрне ныгытуы турында сөйләделәр, дүртенчесендә иҗтимагый оешмаларның мөмкинлекләрен көчлерәк файдалану ысуллары уйланылды.

Шуннан соң пленар утырыш булы. Анда президент катнашты. Пленар утырышта иҗтимагый оешмаларның эшен яктырту фикерләре хупланды. Алар тормышка ашса, иҗтимагый оешмаларның эшләрен җанландыруга мөмкинлек ачылыр иде.

Бу елны Татарстан гражданлык җәмгыяте өлкәсендә актив эш алып барганы өчен Русия күләмендә 3нче урынга чыгып, 26 миллион сумлык грант отты.

Грантның шартларына күрә, республика тагын шушы кадәр акчаны үзе өстәп бирергә тиеш. Бәйге проектларын карап, 50 миллионлап сум акчаны иң яхшы проектларга таратырга тиешләр. Иҗтимагый оешмаларның җыелып, бергә эшли торган урыннары юк. Махсус бина бәлки 2012 елга хәл ителер.

Иҗтимагый оешмаларны төрле һөнәр кешеләре төзи, аларның хокук, икътисадтан белемнәрен арттырып, эшләрендә ярдәм күрсәтергә дигән карар чыгарылды.

Иҗтимагый оешма вәкилләреннән бик күп сораулар бирелде. Бөтен булган тәкъдимнәр, сорауларны бергә туплап, резолюция кабул ителде. Бу резолюция иҗтимагый пулат исеменнән хөкүмәт органнарына тапшырылырга тиеш.”

XS
SM
MD
LG