Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә полиция “Сайлау җеназасы”н туктатты


Мәскәүдә алдашулы, хәрәмләшкән, канунсыз сайлауларга каршы оештырылган кампания кысаларында дистәләгән кеше “Сайлау җеназасы” чарасын үткәрмәкче булган иде. Тик аларны полиция хезмәткәрләре кулга алды.

Әлеге акциядә катнашучылар Русиянең Үзәк сайлау комитеты каршында кабер өстенә куела торган чәчәк бәйләме тотып, сайлау канунын үзгәртүне, канунсыз парламент сайлауларын туктатуны таләп итәргә теләде.

Хакимият белән килешенмәгән каршылык чарасын оештыручыларның берсе Сергей Удальцов “Азатлык” радиосына, акциягә килгән 12-ләп кеше тоткарланды дип әйтте.
XS
SM
MD
LG