Accessibility links

Каһирәдә каршылык чаралары дәвам итә


Мисыр башкаласының Таһрир мәйданында меңләгән кеше катнашында каршылык чаралары бара. Баш күтәрүче халык тиз арада ил белән идарә итүне хәрбиләр кулыннан ватандашлар хакимиятенә бирүне таләп итә.

Каһирәдәге өч көнлек кан коешны һәм көч куллануны күреп ватандашларның министрлар кабинеты хәрби шурага идарәдән китәргә тәкъдим итте. Тик алар әле бу адымга барырга ашыкмый.

Мисыр җәмәгатьчелеге фикеренчә, хәзерге ватандашлар хакимиятенең вәкаләтләре чикләнгән һәм аларның сүзләре үтми, дәрәҗәләре түбән санала.

Берничә көнлек чуалышларда Мисырда кимендә 24 кеше һәлак булды, 1200-дән артыгы яраланды.
XS
SM
MD
LG