Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүгә Татарстан һәм Башкортстан килә


Мәскәү Сабан туе. 2011 ел
Мәскәү Сабан туе. 2011 ел

24-27 ноябрь көннәрне Мәскәүдә Татарстан республикасы көннәре үтәчәк. Шулай ук 27 ноябрьдә Мәскәүдә “Тумышым белән Башкортстаннан” дигән зур концерт узачак.


24 ноябрьдә Мәскәүдә Бөтенрусия күргәзмә үзәгендә Татарстанның авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак. Монда авыл хуҗалыгы оешмаларының казанышлары һәм тауарлары белән танышып булачак.

Мәскәүдә Татарстан

Шулай ук 24 ноябрьдә “Мәскәү музейлары” музейлар берләшмәсендә Казан татарлары сәнгате күргәзмәсе ачыла. Кич белән Мәскәүнең халыкара музыка йортында гала-концерт узачак. Концерт вакытында фойеда “Дөнья Тукайны укый” дигән китап күргәзмәсе һәм Татарстан турында фотокүргәзмә тәкъдим ителәчәк.

25 ноябрьдә Русиянең кинематографистлар берләшмәсененең кино йортында Халыкара мөселман киносы фестиваленең презентациясе була. Монда “Бөркетләр” нәфис фильмын, “Тукай белән илһамланган”, “Эчке Татарстан” дигән документаль фильмнарны, һәм “Камыр батыр”, “Шүрәле” дип исемләнгән анимацион фильмнарны карап булачак.

Кич белән Людмила Рюмина исемендәге фольклор-мәдәни үзәктә республиканың җыр һәм бию дәүләт ансамбле концерты була. Концерт вакытында фойеда халык эшчәнлеге күргәзмәсе узачак.

26 ноябрьдә “Кунцево” үзәк китапханә системасында татар шагыйрьләре һәм язучылары белән очрашу үтәчәк. Монда да “Дөнья Тукайны укый” күргәзмәсе планлаштырыла.

27 ноябрьдә “Инжир” галереясендә “Тукайга 125 сурәт” дигән күргәзмә оештырылачак. Монда Спиваков премиясе лауреатлары Искәндәр Ханнанов һәм Камилә Биләлова чыгышлары да көтелә.

Кич белән Мәскәүлеләр һәм башкала кунаклары Галиәсгар Камал исемендәге татар академия театрының “Зәңгәр шәл” спектаклен карый алачак. Спектакль Кече театрның филиалында күрсәтеләчәк.

Тумышым белән Башкортстаннан

27 ноябрьдә Мәскәүнең дәүләт Кремль сараенда “Тумышым белән Башкортстаннан” ("Родом из Башкирии") дип исемләнгән зур концерт узачак. Концерт программасы ягыннан уникаль булыр дип көтелә. Бу чарада бер яктан Башкортстанның танылган җырчылары, икенче яктан Русиякүләм танылган йолдызлар катнаша.

Кремль сәхнәсендә Дәүләт кремль балеты (аның солисты – тумышы белән Уфадан булган Русиянең атказанган артисты Айдар Шәйдуллин), 80 еллар йолдызы Юрий Шатунов, танылган джазмен Олег Киреев чыгыш ясаячак. Җырчы Алсу татарча да, башкортча да җырлаячак. Әлеге вакытта ул башкорт телендә альбом әзерләү белән мәшгуль.

Зур концертта Әлфия Әбзалова, Нәзифә Кадырова, Айдар Галимов, Хәния Фәрхи, Флүрә Кильдиярова, Идрис Газиев һәм башкалар катнашачак. Концертны тумышы белән Башкортстаннан булган гимнастикадан дөнья чемпионы Ләйсән Утәшева алып барыр дип көтелә.

Концертны Башкортстанның мәдәният министрлыгы, Республиканың сәүдә пулаты һәм Башкортстанның Русиядәге “Башкорт җирле җәмгыяте” вәкиллеге ярдәмендә Мәскәүдәге “Рух” продюссерлык үзәге әзерли.
XS
SM
MD
LG