Accessibility links

Кайнар хәбәр

Таҗикстан мәхкәмәсе Русия очучыларын иреккә чыгарды


Владимир Садовничий һәм Эстония урысы Алексей Руденконың иреккә чыгу мизгелләре
Владимир Садовничий һәм Эстония урысы Алексей Руденконың иреккә чыгу мизгелләре
Таҗикстанның Хатлон өлкәсе мәхкәмәсе “Rolkan” һава ширкәте очучылары Владимир Садовничий һәм Алексей Руденконы иреккә чыгарды.

Сишәмбе мәхкәмә ике очучының эшен прокурор сораган таләпләргә нигезләнеп карады. Очучыларның мартта ук тоткарлануын истә тотып Таҗикстанда игълан ителгән амнистия нигезендә, Садовничий һәм Руденконы мәхкәмә залында ук ирекле иттеләр.

Ноябрь башында Русия ватандашы Владимир Садовничийга һәм Эстония урысы Алексей Руденкога иң элек ун ярым ел төрмә җәзасы билгеләнде, аннан сигез ел ярымга калды. Алар рөхсәтсез корал ташуда, чикне рөхсәтсез үтүдә һәм халыкара авиация кануннарын бозуда гаепләнгән иде.

22 ноябрьдә “Rolkan” һава ширкәте башлыгы Сергей Полуяновка карата кузгатылган җинаять эше дә туктатылды.
XS
SM
MD
LG