Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 11:22

Иран яңа чикләүләрне нәтиҗәсез үч алу дип атый


Иран тышкы эшләр министры вәкиле Рамин Миманпараст белдерүенчә, дүшәмбе илнең энергетика һәм нефть-химиясе өлкәсенә яңа чикләүләр кертү нәтиҗәсез үч алу булып кала.

Русия тышкы эшләр министрлыгы да сишәмбе мөрәҗәгатендә чикләүләр белән килешмәвен әйтә. Мәскәү аларны канунсыз һәм кирәксез дип саный. Русия фикеренчә, бу гамәлләр Тәһран белән конструктив диалогка баруны юк итә.

Дүшәмбе АКШ, Британия һәм Канада Иранга каршы яңа чикләүләр кертүләрен әйтте. Бу адымга аларны Тәһранның атом төш програмы этәргеч ясый. Иранга карата мөнәсәбәт Халыкара атом энергиясе агентлыгының хисабы басылганнан соң начарая, анда бу ил атом төш коралын булдыру өстендә эшләргә мөмкин диелә.

XS
SM
MD
LG