Accessibility links

"Бердәм Русия"гә ризасызлык белдерү ешая


Путин Емеляненконы котлый
Путин Емеляненконы котлый

"Бердәм Русия"нең килешсез рәвештә һәркайда үгетләү, мактану һәм хәтта янау чыгышларына халык ризасызлыгы арта бара.

Узган атна ахырында Мәскәүнең «Олимпийский» спорт комплексында кагыйдәсез көрәштә русияле Федор Емельяненко американ Джефф Монсонны җиңгәннән соң хәтта премьер-министр Владимир Путинның мәйданга чыгуына да күп кенә тамашачылар ризасызлык белдерде. Бердәм Русиядән президентлыкка намзәт Путин микрофонны алуга зал сызгыру, ризасызлык кычкырулары тавышына күмелде.



22 мең тамашачы катнашындагы бу хәл “Россия-2” федераль каналында туры эфирда бөтен илгә күрсәтелсә дә, соңрак башка тапшыруларда бу язма ризасызлык тавышлары ишетелмәслек итеп үзгәртелгән иде.

Путинның сүзчесе Дмитрий Песков исә Путинның бу ризасызлык тавышларын үзенә карата дип түгел, ә җиңелгән Монсонга карата юнәлтелгән дип исәпләвен белдерде.

Мәскәүдә Путин чыгышы вакытында сызгырулар яңгыраган көнне Чиләбедә җирле хоккей такымы “Трактор”ның капитаны Владимир Антиповның да уеннан соң боз өстендә “Бердәм Русия” өчен үгетләүләре сызгыру тавышына күмелде. Мәскәүнең ЦСКА такымын җиңүдән соң Антипов кулына микрофон алып тамашачыларны “Бердәм Русия” өчен тавыш бирергә үгетләүче кәгазьне укый башлагач сызгыру тавышыннан аның сүзләре ишетелмәслек булып калды.



Антиповның “без губернаторны яратабыз” дигән сүзләре аеруча зур ризасызлык уятты. Ә менә Свердлау өлкәсендә җирле шурага оппозиция намзәте Леонид Волков телевидениедә туры эфирда өлкә губернаторы Александр Мишаринга каршы сүзләр әйтә башлагач, киресенчә, аны шунда ук эфирдан өзеп куйдылар. Волков Путинның хакимият вертикале төбәкләрдән акчаны Мәскәүгә суырып алу өчен корылуы, ә Мишаринның әлеге системның бер өлеше булуы турында сөйли башлаган иде.



Ә менә Ижауның сити-менеджеры Денис Агашинның Ижау ветераннарын акча бирмәү белән куркытуы мәхкәмәдә сайлау канунын бозу дип танылса да, узган атнада аңа җиңелчә генә җәза билгеләнде. Ветераннарга акча аларның Бердәм Русия өчен ничек тавыш бирүенә карап бүленәчәк дигән Агашин бу чыгышы өчен нибары ике мең сум гына штраф түләп котылачак һәм үз эшендә калачак.



Оппозиция аны җинаять җаваплылыгына тартырга чакырган иде. Әлеге чыгышны видеога төшереп алган ветераннар чыгыш вакытында ук моның конституцияне бозу булуын әйтеп ризасызлык белдерде.
XS
SM
MD
LG