Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ-тагы Пакыстан илчесе эшеннән китте


Кушма Штатлардагы Пакыстан илчесе Хөсәен Хаккани мәгълүмат чараларында чыккан җәнҗаллы язма сәбәпле сишәмбе эшеннән китте. Ул мәкаләдә илче янәсе Америка рәсмиләренә Пакыстанда әзерләнүче хәрби түнтәрелеш турында сөйләгән. Хөсәен Хаккани үзе, бу язмага катнашым юк, ди.

Пакыстан хакимиятендәге вәкил сүзләренчә, илче үз теләге белән түгел ил җитәкчелеге басымы астында вазифасыннан киткән.
XS
SM
MD
LG