Accessibility links

Кайнар хәбәр

Коллык психологиясеннән арына алмаган халык үзе гаепле


Советлар берлеге коммунистлар партиясенең XXV корылтае ачылышы, Мәскәү, 24 февраль 1976
Советлар берлеге коммунистлар партиясенең XXV корылтае ачылышы, Мәскәү, 24 февраль 1976
Мөхәммәтшин:"СССРда җәмгыятьне мәҗбүри кадаклап тоттылар" дигән язманы укып чыккач, Татарстан кешеләренең социализм чорын башка төбәк кешеләренә караганда күбрәк каһәрләп искә алуларының сәбәбенә тагын да тирәнрәк төшенгәндәй булдым. Социализм чорында Татарстандагы тормыш Советлар берлегенең башка төбәкләреннән шактый аерылып тора иде, күпкә авыррак иде анда яшәү шартлары.

Никита Хрущев хакимлегенең соңгы елларында миңа яшь белгеч буларак Балтач районының Салавыч мәктәбендә эшләп алырга туры килде. Миңа, Себердә туып үскән кешегә, гайре табигый күренде андагы хәлләр. Мәскәү кушуына буйсынып, печәнлекләрне сөреп, кукуруз чәчкәннәр. Кукуруз да уңмаган, авыл халкы печәнсез дә калган, саламны кайнар суда көрпә белән болгатып сыерларының җанын асрады кайбер гаиләләр. Колхоз рәисе ятим-тол хатыннарны җыеп болай дигән иде: "Сыерларыгызны ачка үтермәгез, төнлә кырдан салам алып кайткалагыз, тик тотылмагыз".

Кукуруз оны кушылып пешерелгән ипине нормалап кына бирәләр, күп балалы гаиләләргә җитми иде бирелгән ипи. Хуҗалыкта сыер бозауласа, хуҗа ул бозауны кырык көн асраганнан соң колхозга тапшырырга тиеш. Бозауларын суеп ашаган кешеләр дә булгалады, аларга каты шелтә тия иде. Бозауларны саклау укытучыларга йөкләтелде, һәр укытучы үзенә беркетелгән йортларның бозауларын колхозга тапшырту өчен җаваплы.

Мине дә беркеткәннәр иде бер микрорайонга. Мәктәп мөдире (искиткеч акыллы, чын педагог, кешелекле шәхес иде мәрхүм) Нәкыйп абый Шәфыйгуллинга болай дидем: "Мин үземә йөкләнгән эштән күпкә артыграк эшлим, теләп эшлим, чөнки шуңа әйбәт әзерлек алдым, укучыларымның ата-аналарын таларга өйрәтмәделәр мине, бер йортка да, балаларыгызның авызларыннан өзеп, бозавыгызны бирегез колхозга, дип кермәячәкмен", дидем. Нәкыйп абый күзләрен тутырып озак карап торды миңа, бер сүз дә әйтмәде, әмма күз карашыннан мине хуплавы күренеп тора иде. Сүземдә тордым, мине беркем көчләмәде бу хурлыклы гамәлгә.

Урыннардагы җитәкчеләр Мәскәүдән килгән һәр ахмак боерыкны колларча үтәп тормасалар да, асмаган булырлар иде үзләрен. Татарстан җитәкчеләренең Мәскәү ни кушса шуны, ярарга теләп, арттырып та үтәргә тырышкан булуларында әле дә шигем юк. Ул көннәр дә исемә төшеп, тормыш һәм эш тәҗрибәмнән чыгып, шундый фикергә килдем: үзенең күп бәлаләрендә коллык психологиясеннән арына алмаган татар халкы үзе гаепле.

Салавычка килгәндә, шул авыр елларда да ул авылда йорт-каралтылар төзек, һәр йорт тирәсендә алма бакчалары шаулап тора, яшелчә, бәрәңге уңа, каз асрамаган йорт юк, урамнарны тутырып каз көтүләре йөри, көз җитсә, каз өмәләре гөрли, йорт эчләрендә чисталык, пөхтәлек... Шулай, татарны һәр чорда аның аек акылы, бердәмлеге, тырышлыгы, эш сөючәнлеге саклап килде.

Ни кызганыч, бердәмлеген югалтты бүген халык. Дөресе шул: үз максатларыннан чыгып, Советлар берлеге җитәкчелеге һәр төбәккә дә тигез карамады. Мондый хәлне булдырмас өчен, төбәк җитәкчеләре үз төбәге мәнфәгатьләрен якларга тиеш иде, ләкин якламадылар. Партия корылтайларында мөнбәрдән әйтелгән һәр сүзгә шаулатып кул чабып, һәр карарга бердәм рәвештә кул күтәреп утырып, үз кулы астындагы халыкны кысып, илне таркалу хәленә китерделәр алар. Аларга үз карьералары, үзләре утырган кәнәфиләр кадерлерәк булды.

Халык ничек кенә уйламасын, ничек кенә бәргәләнмәсен, хәзер дә күпчелек очракларда урындагы җитәкчеләр хәл итә аның язмышын. Нинди генә система көч алмасын, сәясәтне кеше булдыра, кешеләр гамәлгә ашыра.

Гарифҗан Мөхәммәтшинга ияреп, Советлар берлегенең сагынырлык яклары да, гыйбрәт алырлык эшләре дә, искә төшерәсе килмәгән гамәлләре дә булды диясе килә. Бүген исә, тарих сабакларын искә алып, дөрес нәтиҗәләр ясый алсак иде.

Бибинур Сабирова
Төмән шәһәре
XS
SM
MD
LG