Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 19:17

Пакыстанда полиция бүлегенә һөҗүм була


Пакыстанның төньяк-көнбатышында кораллы сугышчылар полиция бүлегенә һөҗүм итте, ике хокук сакчысы һәлак булды, җидесе яраланды.

Җирле хакимият белдергәнчә, бу хәл талиплар актив хәрәкәт иткән районда, Дарбаан-Калан авылында була. 12-ләп кеше һөҗүм итә, алар шартлаткычлар һәм ерак арадан ату коралын куллана.

France Presse агентлыгы хәбәр иткәнчә, Пакыстанда 2007 елның июленнән башлап хәзерге көнгәчә кораллы сугышчылар белән булган бәрелешләрдә 4700-дән артык кеше һәлак булган.

XS
SM
MD
LG