Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 04:09

Бу көннәрдә матбугатка киләсе елның беренче ярты еллыгына язылу кампаниясе бара. Быелгы язылу чоры рәсми һәм мөстәкыйль басмаларга нинди нәтиҗә китерер? Бу турыда “Татарстан яшьләре” газетының баш мөхәррире Исмәгыйль Шәрәфиев белән әңгәмә тәкъдим итәбез.


– Элекке еллар белән чагыштырганда, хәзер матбугатка язылу бик нык кимеде. Моның сәбәпләре дә төрле. Беренчедән, интернет барлыкка килде, радио-телевидение каналларының да саны арта. Шулай ук татарча укый белүчеләр дә кими. Ничек кенә булмасын татар газет-журналларын чыгару дәвам итә. Исмәгыйль әфәнде, “Татарстан яшьләре”нә язылу ничек бара?

“Татарстан яшьләре” хәзерге вакытта 30 000лек тираж белән чыга. Бу күрсәткеч соңгы 5 елда тотрыклы булып тора. Башка матбугат чаралары белән чагыштырганда, бу зур сан. Әмма заманында 280 000лек тираж белән чыккан басма өчен бу зур сан түгел.

– Ул заманда татар телендә 4-5 газет һәм журнал чыга торган иде. Хәзер аларның саны берничә дистә. Сез ничек уйлыйсыз, бүген матбугатны укучы бармы?

Дөрестән дә газет-журналларны укучылар кими. Моның сәбәпләрен сез үзегез әңгәмә башында әйттегез. Аннары җитмәсә шуның өстенә демократия чәчәк аткан заманнарда кинәт кенә газет һәм журналларның саны да артты. Ә бит татарлар аның кадәр ишәймәде. Нәтиҗәдә басмалар арасында абунәчеләрне бүлешү башланды.

– Ә менә сезнең басма озак еллар 30 000лек тиражны ничек саклап кала алды?

“Татарстан яшьләре” – ул редакция коллективы газеты. 90нчы еллардан бирле безнең басма үзен-үзе “ашата”. Без хөкүмәттән дә, башка бер кешедән дә дотация алмыйбыз. Хөкүмәт бинасында утырсак та, без аңа акча түлибез...

Әлеге әңгәмәнең дәвамын аудио-язмадан тыңлый аласыз:

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG