Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сембердә Корбан ашлары үтә


Корбан ашында
Корбан ашында

Сембердә дә, бөтен ислам дөньясындагы кебек үк, Корбан ашлары бара.


Күпләр күрше-тирә, туган-тумачаларын чакырып мәҗлесләр оештыра. Күренекле малтабарыбыз – данлыклы Шыгырдан авылында туып үскән Фәрит Әюпов үзенең “Сахара“ (“Сәхрә”) дип аталучы ашханәсендә дин кардәшләребезне җыйды. Залның зуррак өлешендә ир-ат җыелса, эчтәрәк кече залында – хатын-кызлар вәгазьләр тыңлады.

Кичәне өлкә мөфтие Сәүбән хәзрәт Сөләйманов ачып җибәрде:

“Корбан чалу – Аллаһы Тәгаләгә якынаю дигән сүз. Корбан чалдык та – бетте түгел, аның әҗерен көтик. Моңа ирешү өчен, ихлас күңелдән аның мәҗлесен оештыру мәслихәт. Нәкъ шул инде Аллаһы Тәгаләгә якынаю. Бу ниятне башкарган кеше генә корбанның кабул ителүенә өметләнә ала. Бүгенге җыеныбыз – шуңа ирештерде.

Мәҗлесебездә зур кунак – Төркиядән махсус килгән дин кардәшебез Мөхәррәм хәзрәт. Ул Коръән-хафизлар әзерли торган зур университет мөгаллиме. Безгә килеп ай буе дәресләр уздырды, вәгазьләр сөйләде. Безгә дә белмәгәннәребезне өйрәтте. Рамазан аенда Коръән укып чыкты. Без аны барча мәҗлесләребезгә дә йөртәбез. Аның тирән эчтәлекле вәгазьләре безнең өчен дә бик файдалы”.

Аннан соң ул сүзне Төркиядән килгән Мөхәррәм хәзрәткә бирде.

“Кеше корбан чалуны мәҗлес уздыру өчен генә түгел – Хак Тәгалә ризалыгы өчен ниятләргә тиеш. Монысы – аеруча зур дәрәҗәле. Чөнки барча мәхлукатнең хуҗасы, тәрбиячесе булган Хак Тәгалә барысын да күрә, барысын да белә. Тормышта хаталарыбыз да була, алдашканнар да бар. Барча гөнаһларыбыздан пакъланып, Аллаһы Тәгаләне ризалавыбыз – безнең өчен иң зур дәрәҗә”.

Озын-озак барган кичәдә чыгышлар күп булды. “Болгар яңарышы” оешмасы рәисе, гадәттәгечә, болгар бабаларыбыз мирасына игътибар юнәлтте. “Туган тел” оешмасы вәкиле исә милләт буларак сакланып калуда динебез һәм тарихыбыз гына түгел, ана теленең һәм милли моңыбызның да әһәмиятен ассызыклады.
XS
SM
MD
LG