Accessibility links

Кайнар хәбәр

Каһирәдә бәрелешләрдә кимендә өч кеше һәлак булды


Мисыр табиблары белдергәнчә, чәршәмбе Каһирәдә кимендә өч кеше һәлак булды. Баш күтәрүчеләр белән иминлек хезмәтләре арасында бәрелешләр башкаланың үзәк мәйданында дәвам итә.

Бишенче көн меңләгән халык Таһрир мәйданыннан китмичә каршылык белдерә. Алар Югары хәрби шура башлыгы Мөхәммәт Хөсәен Тантавиның вазифасыннан китүен таләп итә.

Аның кичәге телемөрәҗәгате халык тарафыннан тискәре кабул ителә. Үз чыгышында Югары хәрби шура башлыгы 2012 ел уртасында президент сайлау үткәрергә тәкъдим иткән иде.
XS
SM
MD
LG