Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 19:26

Татарстанда дизель ягулыгының бәясе арта


Казанда дизель ягулыгы бәясе арткан, соңгы атнада эчендә 61 тиенгә күтәрелеп, литры уртача 28 сум 48 тиенгә җиткән. Әлегә бәя күтәрелү сәбәбе аңлатылмый.

“Татар-информ” белдергәнчә, регуляр һәм премиум маркалы бензин бәяләре, киресенчә, бераз төшкән. АИ-93,92-ле бензинның литры уртача 26 сум 76 тиен, АИ-95 – 28 сум 65 тиен тора. А-76-лы бензин үзгәрешсез калган.

XS
SM
MD
LG