Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда эшмәкәрләр бата-калка йөзә


Татарстанда эшмәкәрләр бата-калка йөзә
please wait

No media source currently available

0:00 0:05:20 0:00

Бу атнада Казан ярминкәсендә Татарстан эшмәкәрләренең III корылтае узды. Бу чарада республика җитәкчелеге, әлеге тармакта барысы да тәртип, дип сөйләсә дә, кече эшмәкәрләр һәм алар белән турыдан-туры эшләүче оешмалар чаң кага.

Бу атнада Казан ярминкәсендә Татарстан эшмәкәрләренең III корылтае узды. Бу чарада республика җитәкчелеге, әлеге тармакта барысы да тәртип, дип сөйләсә, кече эшмәкәрләр үзләре һәм алар белән турыдан-туры эшләүче оешмалар чаң кага.


Статистик күрсәткечләр куандырмый. 2011 елда кече һәм урта эшмәкәрлек республиканың гомум еллык кеременең 24%ын гына алып тора. Татарстанның сәүдә сәнәгать пулаты башлыгы Шамил Агеев исә, оптимистик рухны бөтенләй төшерде. Аның сүзләренчә, соңгы ике елда гына да Татарстаннан 6000гә якын ширкәт киткән, бары тик 1800 килгән. Бу хәлне аңлата алмыйбыз, ди ул.

Түрәләр ай саен җыелып, икътисад киләчәген хәл иткән арада, гади кече эшмәкәрләр бата-калка көн күрә. Мәсәлән, Ринат Хәбибуллин, эшмәкәрләрнең иң кечесе дияргә була. Башта бу егет телефонга акча салу терминаллары белән шөгыльләнде, соңрак бер-ике кафе ачып карады, хәзер такси тота. Татарстанда эшмәкәрлекне бераз гына булса да үстерер өчен үзеннән өлеш кертә, салым түли. Алай да Ринат, бүген республикада үз эшеңне ачу бик авыр, ди.
XS
SM
MD
LG