Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бутырка изоляторында вәзгыять яхшырмый


Бутырка изоляторы
Бутырка изоляторы

Адвокат Сергей Магнитскийның ике ел элек Бутырка изоляторында үлүе зур игътибар җәлеп итсә дә, андагы шартлар үзгәрмәгән.

Адвокат Сергей Магнитскийның Мәскәүдәге Бутырка төрмәсендә тиешле табиб ярдәме күрсәтелмәү сәбәпле үлүенә ике ел тулды. Бу җәнҗалның халыкара дәрәҗәгә күтәрелүенә һәм президенты Дмитрий Медведевның моны тикшерергә кушуына карамастан вәзгыять әллә ни үзгәрмәгәнгә охшый. Хокук бозулар гадәти күренеш һәм анда кешеләрне үлемгә илтүче шартлар әле дә бетерелмәгән

Өлкән лейтенант Алексей Козлов авыр һәм хәерсез эштә эшли. Ул Мәскәүнең яманаты белән танылган Бутырка изоляторында тоткыннарны өйрәтү өчен җаваплы. Козлов тоткыннарга аларның хокуклары һәм җаваплылыклары турында мәгълүмат бирә, шикаятьләрен кабул итә. Шулай ук адвокатлар, прокурорлар һәм депутатлар сораган очракта аларга төрмәдәге шартлар турында хисаплар әзерли.

Козлов менә ике ел инде үз хисапларында Бутыркадагы шартларны үзгәртергә кирәк дип чаң кага, әмма аңа колак салучы гына юк.

“Җитәкчелек ягыннан бернинди аңлау да күрмим. Хокук бозулар көн кебек ачык күренеп тора һәм моңа карата беркем бернинди чара күрми”, - ди Козлов.

Сергей Магнитский
Сергей Магнитский
2009 елның ноябрендә Бутырка төрмәсендә адвокат Сергей Магнитский вафат булды. Аның үлеменә төрмәдә айларча авыр шартларда тотылу һәм кирәк вакытта табиб ярдәме булмау сәбәпче диелде. Магнитскийның үлеме халыкара яңгыраш тапкан җәнҗалга әверелде һәм хәтта президент Дмитрий Медведев та бу хәлне тикшерергә кушты.

24 ноябрьдә Ватандашлык җәмгыяте һәм кеше хокуклары президент шурасы Магнитский эшенә һәм Русия төрмәләрендәге вәзгыятькә багышланган гадәттән тыш утырышка җыела.

Алексей Козлов
Алексей Козлов
Козлов әйтүенчә, Магнитский үлеменә инде ике ел үтсә дә, Бутыркада һәм Мәскәүдәге башка изоляторларда вәзгыять үзгәрмәгән. Мәскәү изоляторларында төрле сәбәпләр белән елына 50-ләп кеше үлә. Козлов шулай ук Магнитский үлеменә китергән шартлар һәм мөнәсәбәт әле дә өстенлек итә һәм андый үлемнәрне булдырмый калуга мөмкинлекләр әле күренми.

Русиянең җинаятьчеләрне төзәтү системында сигез ел эшләгән Козлов бу айда Русия президентына Бутыркадагы вәзгыять турында видеомөрәҗәгать белән чыкты. Бу видеомөрәҗәгатьнең бер өлеше YouTubeка һәм башка сәхифәләргә чыгарылса да, соңрак билгесез сәбәпләр белән юк булды.

Мөрәҗәгатьтә Козлов Бутыркадагы тоткыннарга ике төрле мөнәсәбәт күрсәтелүен, кайбер тоткыннарга кесә телефоны, видеокамера һәм компьютер куллану мөмкинлеге дә бирелүен әйтә. Азатлык радиосына исә ул кайбер тоткыннарның хәтта Бутырка диварлары аша да җинаятьчел эшчәнлекне дәвам итүен, мәсәлән интернет аша акча юуын белдерде.

Шулай да үз белдерүләрендә бик сак булып тоткыннарның мондый аерым мөнәсәбәт өчен ришвәт түләвен беркайчан да күрмәгәнлеген әйтә.

“Мин түләгән кеше тыныч яши дигән сүзләрдән тыелып торыр идем. Акча биргәнне шәхсән үзем күрмәдем. Әмма ниндидер коррупция бар дигән тәэсир дә калды. Чөнки безнең тормышта бернәрсә дә бушлай гына булмый, төрмәне инде әйтеп тә торасы түгел”, - ди Козлов.

Берәүләргә яхшы мөнәсәбәт күрсәтелгәндә, икенчеләр хезмәткәрләрнең рәнҗетүләренә дучар була. Козлов Бутыркада физик азаплаулар көндәлек хәл һәм изолятор хезмәткәрләре тоткыннарны тәртип бозуда бик җиңел генә гаепли ала ди.

Бутырка корридоры
Бутырка корридоры
​“Изоляторда тоткыннарны бер урыннан икенче урынга күчерү кагыйдәләре бар. Ягъни һәркемне хезмәткәрләр озатып йөрергә тиеш. Ләкин гадәттә алар үзләре генә йөри һәм изолятордагы ишекләрне махсус ача торган чыбык белән ачып йөри. Әгәр дә тоткын тиешле урынга килмәсә, аңа җәза билгеләнергә мөмкин. Бу ача торган чыбык ярдәмендә тиешле урынга килсә дә, озата баручы хезмәткәрдән башка гына йөргән өчен аңа җәза билгеләнергә мөмкин. Ягъни ул ни генә эшләсә дә изолятор кагыйдәләрен бозган булып чыга, шундый шартларга куела”, - ди Козлов.

Козлов әйтүенчә, тоткыннарны теләсә кайчан шундый шартларга кую мөмкинлекләре бик күп. Тоткыннарның шикаятьләре бик еш очракларда җавапсыз кала. Хәтта ул мөрәҗәгатьләр “баш чүп чиләге карамагында” дигән гыйбарә дә кулланышка кергән. Тоткыннарга аларның гаризалары кабул ителү турында язма рәвештә раслаучы кәгазь бирелми һәм аларның җавап алырга да хокуклары юк.

Табиблар ярдәме булмау да проблем булып кала бирә.

“Әле генә булган бер мисал. Тоткыннарның берсе икенче йогышлы авырулар хастаханәсенә салынган иде. Әңгәмә вакытында ул инде өч ай буе бернинди дәвалау булмаганлыгын әйтте. Ә ул кеше вич авырулы буларак теркәлгән. Аны беренче тикшерү изоляторындагы төрмә хастаханәсенә салганнар. Хәле бик әйбәт түгел. Һепатит С, пневмония, температура булуга карамастан аны хастаханәдән нигә чыгарганнарын белмим”, - ди Козлов.

Козлов әйтүенчә, сентябрь аенда гына аның үзен дә башка тоткыннар алдында чишендереп тентүгә дучар иткәннәр.

Шулай да ул бу системны эчтән үзгәртү тырышлыклары уңай нәтиҗә бирер дип өметләнә. Аның исәпләвенчә, Бутырка хезмәткәрләренең яртысы кеше хокукларын бозулардан инде туйган, әмма аларның күбесе бу турыда каршы сүз әйткән өчен эштән куылудан яки җәзаланудан курка.

Күптән түгел тоткыннар хокукларын яклаучы Дмитрий Осечкин “Новая Газета”га үзе эшләгән хокук яклау оешмасының Бутыркада эшләүче өч хезмәткәрдән шундый видеобелдерүләр яздырганлыгын, әмма ул хезмәткәрләрнең җәмәгатьчелеккә ачылырга теләмәвен әйткән иде.
XS
SM
MD
LG