Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 15:43

Мисырның хәрби шурасы корбаннар өчен гафу үтенде


Мисырда хакимлек итүче Югары хәрби шура полиция белән бәрелеш вакытында туганнары һәлак булган гаиләләрдән гафу үтенде. Хәрбиләр корбаннар өчен җаваплы кешеләр мәхкәмә алдына басачак дип тә ышандырды.

Каһирәдә, үткән атнаның җомгасыннан бирле каршылык чаралары бара. Халык хакимиятне Югары хәрби шурадан ватандашлар кулына бирүне таләп итә.

Мисырның сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, бәрелешләр вакытында кимендә 35 кеше һәлак булган.

Хәрбиләр Мисыр белән февральдән бирле идарә итә. Алар халык тарафыннан бәреп төшерелгән Хөсни Мөбәрактан соң хакимияткә килгән иде.

XS
SM
MD
LG